Татарстанда бер ир кунакны бавыры ярылганчы кыйнаган

Чаллыда 33 комплексның бер фатирында иртәнге өчтә спиртлы эчемлекләр белән кәеф-сафа кору низаг белән тәмамланган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Ике исерек кунак арасында бәхәс туа һәм 46 яшьлек ир ачуын китерүчене сугып һәм типкәләп кыйнап ташлый. Нәтиҗәдә, фатир хуҗасына 32 яшьлек зыян күрүче өчен «ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килгән. Зыян күрүченең корсагы җәрәхәтләнгән, бавыры ярылу диагнозы куелган. Ул госпитализацияләнгән һәм дәвалау курсы уза.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Әлеге җинаяте өчен гаепләнүчене 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.


Фикер өстәү