Исерек хәлдә кызын кыйнап торган ир-атны төрмәгә утыртканнар

Кызын исерек килеш кыйнаган ир-ат ел ярым гомерен колониядә үткәрәчәк, дип хәбәр итте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Судта ачыкланганча, узган елның декабреннән 2020 елның апреленә кадәр 44 яшьлек ир спитрлы эчемлекләр кулланган хәлдә, системалы рәвештә 16 яшьлек кызын кыйнаган һәм түбәнсеткән.

Ирне гаепле дип тапканнар һәм гомуми режимлы колониядә 1,5 елга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасын билгеләгәннәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул вакытка ир кабат исерек килеш руль артында йөргәне өчен хөкем ителгән булган инде.


Фикер өстәү