Санкт-Петербургта 23 ноябрьдән сәүдә үзәкләрендә кафе һәм боз шугалаклары ябыла, диелә шәһәр хакимияте сайтында. Башка шугалаклар эшләвен дәвам итәчәк, әмма аларда 10 квадрат метрга 1 кеше генә булырга тиеш. Ябык шугалакларга 30дан артык кеше кертмәячәкләр.
Шугалаклар территориясендә киенү-чишенү бүлмәләре ябылырга тиеш, дип билгеләп үтелә хәбәрдә. Таләпләр спорт һөнәри клубларына һәм спорт әзерлеге мәйданнарына кагылмаячак.
1 декабрьдән концерт, театр заллары һәм кинотеатрларда гомуми урыннардан 25% кына кулланылырга мөмкин. 18 ноябрьгә кадәр бик күп билетлар сатылган чаралар өчен искәрмә ясалачак.