Бәйрәмдә биербезме: балалар азрак чирли, өлкәннәр арасында авыручылар саны арта

Яңаларын керткәнче, элеккеләрен төгәл үтәү кирәк. Чит илләр «ябыла» барган мәлдә, республикада һәм илдә коронавируска бәйле нинди яңалыклар бар?

Татарстанда

Балалар азрак чирли, өлкәннәр арасында авыручылар саны арта. Татарстан Президенты катнашында узган «шимбә киңәшмәсе»ндә республикадагы коронавируслы вазгыятькә аңлатма бирделәр.

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, декабрь аенда авырулар саны ноябрьнең шул ук чоры белән чагыштырганда 73 процентка артыграк та икән. Шул ук вакытта бу айда чирнең авыр формасыннан интегүчеләрнең күрсәткече – 15, хастаханәдән тыш пневмония саны  10 процентка кимегән.

– Чирләүчеләр арасында балалар саны, өлкәннәр белән чагыштырганда, 10 тапкыр кимрәк. Әмма 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авырулар санының артуы дәвам итә. Шуңа күрә аларга үзизоляция режимын катгый сакларга һәм кешеләр күп җыелган урыннарга йөрмәскә кирәк. Хезмәт коллективларының 74 процентында коронавируска каршы чараларны бозу очраклары ачыклана, – диде Марина Патяшина.

Декабрь аенда Роспотребнадзор белгечләре 1354 объектны тикшергән. Кунакханәләр һәм хостелларны контрольдә тоту да дәвам итә. Шулай ук Марина Патяшина банкетларны оештыру һәм концертлар үткәрү вакытында профилактик чаралар турында онытмаска кирәклеген искә төшерде.

Татарстан Президенты коронавируска каршы чараларны катгый рәвештә үтәү генә нәтиҗәсен бирәчәк дип искәртте.

– Без вазгыять тотрыклы булсын өчен барысын да эшлибез. Тик бу Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәгәндә генә мөмкин. Бу – бик җитди мәсьәлә. Барлык җитешсезлекләрне кичекмәстән төзәтергә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан яңа атнага нинди яңалыклар белән керә? Роспотребнадзор һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре шул хакта журналистларга сөйләде.

Антитәнчекләргә тикшерүнең өченче этабы башланды. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, 2947 кеше тест тапшырачак.

– Мондый тикшерүләр республикада инде ике мәртәбә уздырылды, алар июньдә һәм сентябрьдә булды. Беренче тапкыр антитәнчекләр 31 процент кешедә ачыкланды, икенче тапкыр – 45 процент кешедә. Хәзер кабат шул ук кешеләрне тикшерәбез. Өченче этап декабрь ахырында тәмамлана, – дип сөйләде Авдонина.

Сүз уңаеннан, Татарстанда 11 меңнән артык кеше өйгә бушлай дару китертү хезмәтеннән файдаланган. Алар арасында COVID – 19 диагнозы булганнар гына түгел, ОРВИ, үпкә ялкынсынуыннан интегүчеләр дә бар.

Биемәскә киңәш ителә. Роспотребнадзор белгечләре кафе һәм рестораннарда бию мәйданчыкларына кешеләрне кертмәскә чакыра.

– Бездә банкетларда 100 кешегә хезмәт күрсәтү рөхсәт ителә. Персоналны исәпкә алып, бер кешегә 4 квадрат метр дигән норматив үтәлергә тиеш. Банкет булмаган очракта, кафе-рестораннарга бию зоналарына кеше кертмәскә киңәш итәбез, – диде Любовь Авдонина.

Яңа ел бәйрәмнәрен Татарстанда уздырырга теләүче туристлар республикадагы эпидемиологик вазгыятьнең катлаулануына китермәсме? Бу сорауга белгечләр менә ни дип җавап бирде:

– Туристлар җәен дә, көзен дә килеп торды, вазгыять үзгәрмәде. Бу юлы да начар якка үзгәреш булыр дип уйламыйбыз. Аңлашыла инде, кешеләр килә, авырулар бар, барысы да коронавирус белән чирләмәсә дә, ОРВИ, башкасы очрый. Шуңа да халыкның кагыйдәләргә аңлы карауларына ышанабыз.

Россиядә һәм дөньяда

Чит илләрдә ниләр бар? Коронавируслы вазгыять кайбер шәһәрләрне тулысынча ябылырга, яңа чикләү чараларын кертергә мәҗбүр итте.

Мәсәлән, Кытайның Хэйлунцзян провинциясендәге Дуннин шәһәрен тулысынча япканнар. Анда коронавируслы бер очрак теркәлгән. Хакимиятнең махсус карары чыкмыйча, берәүгә дә шәһәрдән чыгарга һәм аңа керергә рөхсәт ителмәячәк. Үз машинаңда, шәһәр буйлап җәмәгать транспортында йөрү тыела. Бары тик медицина, хәрби һәм муниципаль хезмәткәрләргә генә махсус «пропуск» белән чыгу рөхсәт ителә. Чикләүләр ризык һәм дару таратучы йөк машиналарына кагылмый. Әмма машина йөртүчеләр даими рәвештә коронавируска тест тапшырырга тиеш булачак.

Швейцария хакимияте туристларга өйдә генә ял итәргә киңәш итә. Яңа ел каникулында чит ил кешеләре арасында шактый популяр булган чаңгы шуу курортларына быел җирле халык кына эләгә алачак.

Германиядә 16 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр катгый карантин кертелә. Канцлер Ангела Меркель әйтүенчә, хәзерге вакытта кабул ителгән чаралар гына җитми, чир йоктыручылар саны кискен арта, шуңа күрә хакимият җитди адымга барырга мәҗбүр. Мәгълүмат чаралары язуынча, карантин вакытында Германиядә азык-төлекнекеннән тыш сәүдә үзәкләре ябыла, җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр куллану, пиротехника сату тыела, мәктәп һәм балалар бакчалары эше туктатыла.

Чехиядә эчемлекләрне «үзең белән алып чыгу» хезмәтенә чикләүләр кертелгән. Сыра, чәй яисә каһвәне хәзер бинаның үзендә генә эчәргә мөмкин булачак. Хакимият моны халык урамнарда җыелышып тормасын өчен эшләнелә дип аңлата.

Россиядә «COVID-трекер» дигән кушымта эшли башлады. Ул коронавируслы кеше белән элемтәдә булучыларны күзәтергә мөмкинлек бирәчәк. Кушымта урнаштырылган телефоннар Bluetooth буенча мәгълүматлар алмаша. Ул якында булган җайланмаларның мәгълүматларын эзли һәм истә калдыра, әмма шәхси мәгълүматны сакламый.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү