Чир белән саулык арасында… үкенеч калмасын

Вирусның җәйге ялы юк. Татарстандагы эпидемиологик хәлнең уңай якка үзгәрүе әлегә сизелми. Май ае белән чагыштырганда, июньдә авыручылар саны 7 процентка кимрәк булса да, тәүлек эчендә чир йоктыручылар саны 14 процентка арткан. Аңсызлык белән чиргә җиңел карауның ачы җимешләре бу.

Рөхсәтсез ярамый

«Без әлегә күмәк чаралар уздыруны тыймыйбыз, карарбыз, ләкин… Мин «ләкин» дидем». Хөкүмәт йортында узган «шимбә киңәшмәсе»ндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкны иркенәймәскә һәм коронавируска каршы чикләү чараларын санга сукмаучыларны катгый җәзага тартырга өндәде.

Президент искәрткәнчә, коронавируска бәйле вазгыять бөтен ил күләмендә киеренке кала. Башка төбәкләр белән чагыштырганда республикадагы хәлләр шактый аерылса да, борчылырга нигез бар. «Роспотребнадзор таләпләрен үтәмәү, вакцина ясатуга бәйле сораулар алгы планга чыга», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе Татарстан территориясендә күмәк чараларны оештыру мәсьәләсенә аерым тукталды. Ул коронавируслы чорда аларның берсе дә оператив штаб рөхсәтеннән башка узмаячагын белдерде:

– Киләчәккә ниятләнгән барлык муниципаль, республикакүләм, спорт, мәдәни чараларны оператив штаб карарыннан башка уздырмаска. Һәр көн җыелышып, фикер алышырга. Мөмкин булганнарын – чикләргә. Урамда уза торган чара икән, битлектән булырга. Гадиләштермәгез! Без әлегә күмәк чаралар уздыруны тыймыйбыз, карарбыз, ләкин… Мин «ләкин» дидем.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, теге яки бу чараны үткәрүчеләр тиешле кагыйдәләрнең үтәлешен шәхси контроленә алырга тиеш.

Татарстан Президенты шулай ук сәүдә предприятиеләре һәм җәмәгать туклануы оешмалары эшчәнлеген тикшерү, саклык чараларын һәм санитар нормаларны үтәүне дәвам итәргә кушты. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, тәртип бозучыларга катгый җәза бирергә кирәк. Мондый очракта хуҗаларга кисәтү генә түгел, хәтта оешманы ябу да яный.

Бер ай эчендә тикшерелгән 1,5 мең объектның 17 процентында профилактик чаралар үтәлмәве ачыкланган. Май аенда бу күрсәткеч 11 процент иде. 2021 ел башыннан суд тарафыннан тикшерүләр нәтиҗәләре буенча 29 җәмәгать туклануы оешмасы һәм 7 кибет эшчәнлеген вакытлыча туктатып тору турында карар чыгарылган, ә июнь аенда мондый җәза 2 кибет һәм 2 кафега каралган.

– Берәүгә дә бернинди дә «йомшаклык» күрсәтәсе түгел. Гадиләштермәгез! Мәскәү, Мәскәү өлкәсендә, башка төбәкләрдә ни булганын күрегез. Алар якында гына, – дип катгый кисәтте Рөстәм Миңнеханов.

500 меңнән узган

Вакцина ясату мәсьәләсенә килгәндә, Татарстанда 582347 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. Шуларның 405116сы икенче дозаны алган. Соңгы арада сәүдә үзәкләрендәге вакцина ясату пунктларында халыкның активлыгы күзәтелә. Бер карасаң, саннар алай кечкенә дә түгел кебек. Тик бу әле планның өчтән берен һәм гомуми санның 20 процентын тәшкил иткән күрсәткечләр генә. Ул арада «кызыл зона»дагы табибларның хыялы – вирусны чигерү, гадәти эш режимына кайту. Моңа исә вакцина кадату бәрабәренә генә ирешеп була. Вирус үзеннән-үзе генә юкка чыкмаячак.

– Татарстан халкы вакцинаның кирәк булуын никадәр тизрәк аңласа, югалтулар шулкадәр азрак булачак. Безнең хыялыбыз бер – элеккечә эшләү, коронавирус бүлекләрен ябу. Теләсә кемнән сорый аласыз. Миңа «кызыл зона»дан хезмәттәшләрем яза, хәлләрнең киеренке булуын әйтә. Барысының да моннан тизрәк котыласы килә. Әлбәттә, авыручылар артса, былтыргы кебек эш режимына кабат күчәргә туры киләчәк. Кирәк булса, урыннарны арттырырлык резерв бар, – ди Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, июньдә коронавирус йоктырып авыручылар саны югары булган 12 район билгеләнгән, ә иң зур күрсәткечләр Тукай, Актаныш, Мөслим, Югары Ослан районнарында, Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә теркәлгән. «Бу вакцинацияне мөмкин кадәр тизрәк һәм активрак үткәрергә тиешлегенә ишарә ясый. Пандемиядән чыгуның бердәнбер юлы – вакцина ясату», – диде Любовь Авдонина.

Пенсионерлар һәм эшләмәүче халык арасында чирләүчеләр күрсәткече дә зур. Шул ук вакытта Әлмәт һәм Кукмара районнарында 60 яшьтән өлкәнрәкләр вакцинациясе бик акрын бара – 8әр процент.

Сүз уңаеннан, «ВТ» редакциясе дә прививканың әһәмияте турында сөйләп кенә калмый, үз үрнәгендә дә күрсәтә. Берничә хезмәткәребез үз сәламәтлеген кайгыртып, вакцина ясатты.

Баш редактор урынбасары Габделбәр Ризванов узган атнаның җомгасында «Спутник V» вакцинасын ясатты. Хөрмәтле өлкән буын хезмәттәшебез прививкадан соң беренче көнне дә, аннан соң да үземне яхшы хис иттем, бернинди дә үзгәрешләр булмады, ди. «Бу чирне башкача җиңү юлы юк. Вакцина ясатырга кирәк», – дигән нәтиҗәгә килгән хезмәттәшебез.

– Коронавирусның нәрсә икәнен беләм. Авыр кичердем. Әле күптән түгел Кырымда туганнарымда булдым. Кеше янында күп йөрисең, сиңа прививка һичшиксез кирәк, дип үгетләделәр, – дип сөйләде журналист Гөлгенә Шиһапова. – Үзем теркәлгән сырхауханәдә ясаттым. Вакцинаның «Спутник V» дигәнен сайладым. Ясатыр алдыннан тикшерделәр. Ясагач, аз гына баш әйләнү, хәл китү кебек билгеләр күзәтелде. Шуннан кала үзгәрешләр юк.

ФИКЕР

Евгений Тимаков, табиб-инфекционист:

– Мутация аркасында коронавирус үзен сезонлы инфекция кебек күрсәтә башлады. Хәзер авыруның төп билгеләре – томау төшү, тамак авыртуы, эчәк авыртулары, ис сизмәү икенче планга күчте. Коронавирусны гадәти сезонлы салкын тиюдән аеру бик кыен, еш кына кешеләр аны COVID-19 дип уйламый һәм табибка вакытында мөрәҗәгать итми.

Виталий Григорьев, Казан шәһәренең 7 номерлы клиник хастаханәсе йогышлы авырулар госпиталенең реанимация бүлеге мөдире:

– «Өченче дулкын»ны үзебездә тойдык. Сырхаулар көннән-көн күбәя. Вирусның мутацияләнүе күзәтелә. Элеккечә дәвалау гына мөмкин түгел, авыру кыенрак уза. Чирнең инкубация чоры кимеде. Өч-дүрт көн дигәндә КТ-4 диагнозы куелырга мөмкин.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү