Газетага язылу

«ВТ» журналистының Камчаткада күргәннәре: «Аю сине күргәнче, ишетеп алса, яхшырак»

«Киләсе елга Камчаткага барабыз!» Узган ел Алтайдан кайтуга дустым Нәфисә шулай дип әйтеп куйды. Диңгез буенда ятып ял итүдән баш тартканыбызга берничә ел инде. Азапланып, тауларга менеп, елгалар гизүне өстенрәк күрә башлаган ниндидер күчеш чоры кичерәбез, ахры.

«ВТ» журналистының Камчаткада күргәннәре: «Аю сине күргәнче, ишетеп алса, яхшырак»
Фотолар: шәхси архивтан

Алай да вулкан атып торган, бер ел элек кенә 7–8 баллы җир тетрәгән, адым саен аюлар очрап торган җир читенә барырга каян башына килде соң бу Нәфисәнең? Узган ел гына танышлар барып, шул җир тетрәгән көнне чак очып киткәннәр иде. Инде күрә торып шунда барып керәсе хәзер.

Томаннарга кереп...

Кайда барырга хыяллансам да, ул исемлеккә Камчатка керми иде. Куркыта ул җирлек, тынгысыз тоела. Нәфисәдән бу турыда ишетүгә үк: «Ярар, киләсе җәйгә кадәр кире уйлар әле», – дип өметләндем. Юк, малай. Яңа ел узгач, билетлар сатуга чыкканын сагалый башлады. Камчаткага бару өчен иң кулай вакытка – июль ахыры–август башына билетларны февральдә сата башлыйлар. Аннары яшәү урынын кайгыртырга вакыт җитте. Без барырга хыялланган экскурсияләр, Камчатканың иң матур урыннары шәһәрнең үзеннән өч йөз чакрым ераклыкта урнашкан. Фатир сайлаганда, кайту-китү юлы җайлы булсын дип, Октябрьнең 50 еллыгы урамыннан фатир табып куйдык. Бераз тын алганнан соң (акча туплаганнан соң дип укыгыз инде), экскурсияләр өчен акчаның бер өлешен түләп, гид белән барасы, күрәсе килгән урыннарны планлаштырдык.

Чемоданга иң беренче булып аяк киеме кереп урнашты. Треккинг ботинкалары – Камчаткада сәяхәт өчен иң кирәкле әйбер. Анда һава торышы гел үзгәрүчән. Чыланмый, җил үткәрми торган, шул ук вакытта юка өс киеме, «термо» эчке кием әзерләдек. Тагын черкиләрдән саклану өчен башка киеп куя торган пәрдә, СПФ-крем, дождевик та кирәк булачак.

Мәскәүдән Камачаткага кузгалабыз! Тугыз сәгатьлек һава юлы безне туган җирләрдән вакыт буенча да 9 сәгатькә аера. Төнне самолетта уздырдык, без килеп җиткәндә Камчаткада кич иде инде. Фатирга урнашуга ук тагын йокларга туры килде. Аның каравы йокыдан җирле вакытка ияләшеп диярлек уяндык инде.

Вулкан атса, нишләрбез?

– Хәзерге вакытта Камчаткада 6 вулкан атып утыра, әмма аларның берсе дә монда яшәүчеләр өчен куркыныч тудырмый, – дип тынычландыра гид Андрей. – Безгә БПЛА да килеп җитми.

Йөк машинасыныкы кадәрле тәгәрмәчләрдә җилдерә торган «тимер ат»ын тулысынча сүтеп җыйган, камилләштергән. Мондый машина белән вулкан кратерына кадәр менәргә була!

Камачаткадагы беренче ике көнне һавага сөт түккәннәр диярсең. Ун метрдан ары берни күренми. Алай да борчылмадык. Һава торышына җайлап киемнәрне киеп, Тын океан янына киттек. Сәгать ничәдә көннең ачылып китәсен дә белә Андрей. Манзара белән хозурланыр өчен анысы да мөһим. Авачинск бухтасындагы маяк та томан эченнән генә күренә, томан эчендә генә акчарлаклар кычкырыша. Инде булмады, кул сузымыннан ары күрә алмадык, дип машинага атлый башлаган идек кенә, шул арада томан таралып, океан дулкыннарына каршы торган ярлар ачылды. Кыяларны кошлар басып алган, акчарлакларның бала үстергән чоры, базар ясап бертуктаусыз кычкырышалар, җил исүенә ярашып, һавага күтәреләләр. Төшке ашны шушында, океан ярында ук Андрей үзе пешереп ашатты. Мангалда кета балыгы кыза, бухтадан салмак кына су асты көймәсе йөзеп чыгып бара. Вилючинск шәһәрендә урнашкан, америкалылар «Осиное гнездо» дип исем биргән бу базадан көймә чыкканын ярты елга бер генә, бер экипаж кайтып, икенчесе вахтага чыгып киткәндә генә күрергә була икән. Горур басып, аларны «Три брата» кыялары озатып кала. Легенда буенча, өч бертуган баһадир Камчатканы штормнардан саклау өчен дулкыннарга каршы чыгып басалар. Явыз көчләр, сихер салып, аларны таш кыяга әйләндерә. Баһадирлар бүген дә иң куркыныч һәм көчле дулкыннарга каршы торып, үзләренең җаваплы эшләрен башкарудан туктамый.

Үләм! Күпме калды әле?

Горелый вулканының кратерына менеп барабыз. Өч чакрым күтәреләсе. Ерактан сөзәк кенә күренгән тау атлаган саен текәләнгән кебек тоела. Ике таякка таянып йә кар, йә таш өстеннән атлыйбыз. Көн кыздыра. Узган елгы кар әле дә эреп бетмәгән, мулдан яуган ул монда. Август ахырларында аның өстенә инде яңасы явачак. Кичә Верблюд тавына менгәндә: «Горелый алдыннан репетиция монысы, – диде Андрей. – Монысына чыдасагыз, димәк, вулканга да күтәрелергә көчегез бар». Сынатабызмы соң инде! Кичә азапланып менгән тау гына ачык йөз күрсәтмәде. Тирә-якны томан каплаган. Менә бу якта фәлән вулкан күренергә тиеш иде, монда – төгән вулкан, дип куллары белән томан эченә ишарәләде Андрей, аннары алдагы елларда төшергән фотоларны күрсәтте. Күргән кебек булдык, кыскасы. Аның каравы Горелый безгә хәерхаһлы әле бүген. Кояшта пешмәсәк ярар иде, дип, биткә СПФ-крем сөртә-сөртә атлыйбыз. Бер төркем булып вулкан итәгеннән кузгалсак та, барысының да өскә кадәр менеп җитәргә көче җитмәде. Андый чакта, үз хәлеңне чамалап, туктап калуың хәерле. Бездән соң өч көннән бер турист монда җан биргән, дип яздылар…

Ә инде менеп җитсәң, бу – зур җиңү, үзеңне җиңү! Вулкан кратерында кар сулары эреп, зәңгәрсу күл барлыкка килгән. Читтәрәк Мутновский вулканы пар атып утыра. География дәреслекләреннән генә өйрәнгән, үз күзең белән кайчан да булса күрерсең дип уйлап та карамаган вулканның кратеры читендә басып, шул күзләреңә ышанмыйсың да хәтта. Монда Кавказ тауларын, Алтайны, Байкалны күргәннән соң барып дөрес эшләгәнбез. Камчатканы «десерт»ка калдырасы икән шулай...

Аюлар күрербез микән, Андрей?

Гидны шушы сорау белән беренче ике көнне аптыратып бетердек. Җавап табу өчен Толмачев һәм «Медвежья чаша» күлләренә бару җитте. Җиләклекләрдә сыйланып йөрүче Камчатка хуҗаларын табигый шартларда күрү аеруча күңелле. Сәяхәт дәвамында барлыгы 7 аю очраттык. Безгә исләре дә китмәде! Билгеле инде, аларны йә машинадан, йә ерактан гына күзәттек. Ике баласы белән йөрүче ана аю гына гаиләсен тизрәк читкә алып китү ягын карады. Кеше йөргән җирдә уйнаклап йөрмәгез, дигән кебек, бер баласының колак артына да тамызып алды. Балык тотучылар янына чыгып, елгадан берәр балык эләктереп йөгерергә дә күп сорап тормый икән монда аюлар.

Кайда барсак та, аю очрату куркынычы булса, кычкырып сөйләшергә, җырларга кушты Андрей. Аю сине күргәнче, ишетеп алса, яхшырак. Андый очракта ул үзе китеп барачак. Ә менә кисәк очрашудан куркып калган аю ташланырга да мөмкин. Гидның үзе белән каты тавыш һәм ут чыгара торган хлопушка кебек җайланмасы гына бар. Безнең арсеналда – кагыйдәләр генә. Очратсаң – качмаска, йөгермәскә, агачка менмәскә, бер күчкә җыелып басарга. Калганы Ходай кулында...

Хәзерге вакытта Камчаткада 24 мең тирәсе аю исәпләнә. Соңгы елларда саннары нык арткан. Ана аю бер кышта 2 генә түгел, 3–4 бала таба. Аучыларның күбесе СВОга киткән. Аю аулый белүчеләр дә бетеп бара. Шәһәргә килгән, кешегә зыян салган аюларны шундук юкка чыгаралар. Бер тапкыр кешегә ташланган аю аның җиңел корбан икәнен хәтерләп кала һәм икенче очрашуда мөмкинлектән файдаланачак. Миңа кызык тоелган тагын бер факт: бергә үскән аю балалары үскәч очрашканда бер-берсен таный, сәламләшә икән. Һәм беркайчан да парлашмый!

Андрей, бу нинди балык?

Үз гомеремдә бер балык та тоткан кеше түгел мин. Сәгатьләр буе кармак салып, балык эләккәнен көтеп уздырырга сабырлыгым да, теләгем дә юк. Камчаткага бармасам, үземнең нинди яхшы балыкчы икәнлегемне белми дә калыр идем, мөгаен. Елгада балык тотарга «сплав»ка алып чыктылыр. Ике тапкыр рәттән кармак салып, ике минут эчендә ике балык тотуны бәхет эше дип кенә булмый бит инде! Безнең каекта миннән башка балык тотучы да булмады. «Сине кичекмәстән Әстерханга «спортивный» балык тотуга алып барырга кирәк», – дигән нәтиҗә чыгарды ирем. Килешәм! Ул әле минем диңгездә ничек итеп балык тотачагымны күз алдына да китерми иде ул чакта. Катерда океанга чыккан ун кешедән иң беренче булып балыкны мин тоттым. Иң күп балык тотучы да мин идем. Треска, камбала балыклары кармакны көтеп кенә торалар, диярсең, салган саен ияреп чыгалар.

Косаткалар гаиләсен, китны, сивучларны (тюленьнәргә охшаганнар) күрдек ул көнне. Кит – океанда күреп булырдай иң эре җан иясе. Искитмәле дөнья инде менә! Әмма туризм чәчәк атса, тереклек ияләренә зыян киләсен көт тә тор. Косаткаларны якыннан фото-видеога төшерер өчен катерлар аларның артыннан куа, төрле яклап кысрыклыйлар. Бер көн алдан гына косаткалар гаиләсен 33 катер әйләндереп алган дигән яңалыклар чыкты. Сивучлар утырган кыяның өстенә генә менмиләр инде, катер борынын ярга китереп териләр. Ярый әле алар утырган утраучыкта камералар куелган, оятсыз катер ияләрен теркәп, җаваплылыкка тарталар икән.

Ә без йөзгән катерның төп «браконьеры» исемен кемгә биргәннәрен чамалыйсыздыр инде. Шаяртып кына, әлбәттә. Балык тотарга алып чыккан һәр туристка бер көнлек лицензия алалар. Тоткан балыкларның да берничәсен кыздырып ашаттылар, калганнарын кире җибәрдек. Балыклар, ымсындырып, суга кереп югалды. Үзем белән бары тик матур хатирәләр, истәлекләр, яңа хисләр, фото-видеолар алып кайтып китәм. Һәм «тагын бер монда киләм әле» дигән хыяллар... Кабат очрашканга кадәр, Камчатка!

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре