Газетага язылу

Рөстәм хәзрәт Ясәвиев: «Мәчет салдырып кына гөнаһ кимемәс»

Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, ди халык мәкале. Әмма кайчак «мин мәчет салдырдым әле», «мин шуның кадәр сәдака бирдем әле» дип, шапырынырга яратабыз. Ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итүебез белән мактанабыз.

Рөстәм хәзрәт Ясәвиев: «Мәчет салдырып кына гөнаһ кимемәс»
Фото: Татар-информ

Ә игелекле гамәлләрең турында мактанып сөйләү гөнаһмы? Гөнаһлардан арыну нияте белән яхшылык кылу дөресме? Шул сорауга җавап эзләп, «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән әңгәмә кордык.

– Рөстәм хәзрәт, күрсәтеп сәдака бирергә ярыймы?

– Башкалар күрсеннәр, белсеннәр дип, игелекле эш башкару – зур гөнаһ ул. Гамәлләреңне Аллаһы Тәгалә күрә дә, белә дә. Кемгәдер үрнәк булып, игелекле гамәл кылганың хакында сөйләргә ярый, ләкин аның максаты мактану булмасын. Ниятең дөрес булса, Аллаһы Тәгалә тарафыннан зур савап алырсың. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: «Адәм баласы яшерен килеш, кешегә күрсәтмичә бер игелек кылса, уң ягындагы фәрештәсе аңа 700 әҗер язарга мөмкин. Әгәр шуны бер генә кешегә сөйләсә, әҗернең 699 ы шул вакытта ук сөртелеп, бергә генә кала. Тагын да мактанып йөрсә, шул берсе дә сөртелеп, сул як фәрештәсе «рия кылды» дип язып куячак», – дигән. «Рия» төшенчәсе «күрү» дигәнне аңлата. Адәм заты бу дөньядагы мәртәбәсен белсеннәр өчен, изге гамәлләрне дә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен түгел, ә башкалар өчен кыла. Коръәндә «Бәкара» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә әйткән: «Әй, иман китергән бәндәләр, үзегезнең сәдакаларыгыз турында кешеләргә сөйләп, чәчеп йөреп, әҗер-савабын югалта күрмәгез. Ул рия кылган гөнаһлардан саналыр».

– Кайберәүләр, фәләнгә булыштым, ярдәм иттем, дип сөйләп, социаль челтәрләргә урнаштыра. «Мин сәдака бирдем, сез дә кушылыгыз», – дип чакыра. Болай эшләү дөресме?

– Алда әйткәнемчә, барысы да кешенең ниятеннән тора. Ул чын йөрәктән яхшылык кылып, башкаларны да шушы ният белән игелекле гамәл кылырга чакыра икән, гаеп юк. Тик борын чөеп, масаеп, мактанып йөрер өчен эшләнгән игелекләр, бирелгән сәдакалар Аллаһы Тәгалә каршында тузан бөртегенә дә тормый. Шул уңайдан Аллаһы Тәгалә «Бәкара» сүрәсендә: «Кыя һәм ташлар өстендә яткан туфракны яңгырлар ничек юып төшерсә, сезнең мактануларыгыз һәм масаеп йөрүләрегез биргән сәдакаларыгызны юкка чыгара. Үзегезнең сәдакаларыгызны мактану, масаю белән юкка чыгармагыз», – дигән. Тагын бер хәдисендә пәйгамбәребез (с.г.в.): «Яшерен сәдака бирү Аллаһы Тәгаләнең ачуын сүндерә. Яшерен биргән сәдака тәмуг утыннан пәрдә булыр. Ул Кыямәт көнендә бәндәләрне үз күләгәсенә алыр», – дигән.

– Сер түгел: игелекле гамәл кылганнан соң аның нәтиҗәсен дә көтәбез. Имеш, менә сәдака биргәнбез икән, яхшылык килергә тиеш. Болай уйларга ярыймы?

– Игелекле гамәлебезнең нияте Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын. Ул – Күрүче һәм Яхшырак белүче. Һәр гамәлнең әҗер-савабын бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә һәм шуңа ирештерә. Кешенең игелек кылуы – Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкер итүе, жәлләмичә сәдака бирүе биргәне өчен берни көтмәве. Фәкыйрьлектә азга канәгать, бай хәлендә исә ихтыяҗы булганнарга ярдәм итүе дә – шул исемлектә. Бер хәдистә: «Бел, акча билгеле бер максатларда кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен яратылган. Сарыф итү кирәк булганда акчаны сарыф итмәү саранлык була, ә кирәк булмаганда сарыф итү исраф дип атала. Алар икесе арасындагы уртача юлны алып бару гына мактаулы санала», – диелгән. Шул урталыкка ирешү өчен кулың белән биреп, йөрәгең-күңелеңнең шуңа риза булуы кирәк. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Кулыңны үз муеныңа бәйләмә (саран булма); кулларыңны җәеп тә җибәрмә (артыгын юмартланма да). Ахырда (саран дип) сине ачуланырлар, (малыңны туздырып) син бичара хәлдә калырсың», – дигән.

– Кайберәүләр гөнаһлардан арыну өчен мәчет тә салдыра. Ә мәчет салдырып кына гөнаһ кимиме?

– Мәчет-гыйбадәтханә – намаз уку урыны ул. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Бер кешегә «Әссәламегаләйкем» дип әйтсәң, ә ул сиңа «Вәгаләйкемәссәлам» дип кулын бирсә, шуның белән күп гөнаһларыгыз сөртелә», – дигән. Намаз, Коръән уку, рөкүгъ, сәҗдәгә китү күп гөнаһлардан азат итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр сезнең яннан чип-чиста елга акса һәм көнгә биш тапкыр шул елгага кереп юынсаң, тәндә кер калмас. Шуның кебек көнгә биш вакыт намаз укыган кешенең күңелендәге гөнаһлары юылып бара», – дигән. Мәчеттә укылган намазларның савабы аны салдырган кешегә дә, намаз укучыларның үзләренә дә бара. Әмма мәчет салдырып кына гөнаһлардан арынып булмас.

– Хәрәм белән хәләл акчаны ничек аерырга? Мисалга, кеше хәләл көче белән дуңгыз үстереп саткан акчага игелекле гамәл кылса, шулай ук савабы булырмы?

– Бүген хәләл белән хәрәм дигән төшенчә арасында аерма күренми. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кыямәт көненең бер галәмәте булыр: хәләл мал белән хәрәм мал буталыр», – дигән. Хәләл белән хәрәм акчаны аеру авыр. Хәләл мал бары тик хәләл сәүдәдән керә. Дуңгыз караудан кергән акча хәләл була алмый. Ә менә сарык үстереп сатсаң, әлбәттә, хәләл саналачак. Хәмер, тәмәке сатсаң да, хәләл түгел. Җиләк-җимеш, яшелчә белән сәүдә итеп табыш алсаң, хәләл.

– Калебеңдә иман булмаса, яхшылык эшләүдән ни файда?

– Кешенең кылган һәр эше аның калебенә бәйле. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер сәхәбәсе: «Йөрәк – тәннең патшасы, башка әгъзалар – аның гаскәре. Патша гаскәргә ни кушса, гаскәр шуны кыла», – дигән. Шуңа да күңелебезгә иман нуры иңдереп, бары тик яхшы уй-фикерләр белән яшәргә өйрәник. Күңел, калеб нинди – гамәл шундый. Күңелем чиста минем, дип бозыклык юлында йөрүчеләр үзләренә бертөрле аклану эзли. Иман һәм игелекне иң беренче калебкә кертү тиешле. Шул очракта гына кылган гамәлләребез безгә файда китерәчәк.

Коръән аятьләре

«Сәдакаларыгызны ачык итеп бирсәгез, яхшы булыр. Сәдакаларыгызны фәкыйрьләргә яшертен бирсәгез, сезнең өчен тагын да хәерлерәк булыр. Шуңа күрә, Аллаһ гөнаһларыгызның бер өлешен ярлыкар. Сез ни генә эшләсәгез дә, Аллаһ барысыннан да хәбәрдар». («Әл-Бәкара / Сыер» сүрәсе, 271 нче аять).

«Әй, мөэминнәр! Мин сезгә биргән байлыктан Аллаһ юлына һәм мохтаҗларга сәдака бирегез...» – дип әйтте («Әл-Бәкара / Сыер» сүрәсе, 254 нче аять).

«Игелектән үзегез өчен нәрсә әзерлисез, Аллаһ хозурында шуны (дөньяныкы белән чагыштырганда) яхшырак һәм савап ягыннан артыграк табачаксыз. Аллаһтан ярлыкау сорагыз. Һичшиксез, Аллаһ – Гафу итүче, Рәхимле». («Мүзәммил / Бөркәнүче» сүрәсе, 20 нче аять).

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре