Җырлыйлар да, парлап мәҗлесләр дә алып баралар. Беренче кассеталары чыккач, алар ни өчен Казаннан оялып кайтып киткән? Гаилә ныклыгы кем кулында? Динә Латыйпова белән әңгәмәдә хатирәләрне искә алып, артист тормышының кызыклы якларын барладык.
– Сез бүген дә бик актив, концертларда да чыгыш ясыйсыз, мәҗлесләр дә алып барасыз. Ул кадәр көчне каян аласыз?
– Хәзерге заман ритмында, тормыш агымында булырга кирәк бит. Ул шулкадәр тиз бара, аз гына артка калсаң да, йомычка кебек кырыйга барып төшәсең. Еллар дәвамында тупланган тәҗрибәбез дә булышадыр. Рафаэль белән кулга-кул тотынышып тормыш агымыннан калышмаска тырышабыз. Әле һаман да чакырып торалар. Бүген дә Рафаэльнең җырларын тыңлыйлар, мин язган әсәрләрне укыйлар икән, моңа безнең дә уңай җавабыбыз, мөнәсәбәтебез булырга һәм без эшләргә тиеш.

– Бүген дә популяр булу сере нәрсәдә?
– Рафаэльнең җырлары, күрәсең, халыкка якын. Аның тормыш турындагы, икәү башкарган мәхәббәт хакындагы җырларны бүген яшьләр дә яңартып җырлый. Менә шул безне һаман популяр итәдер. Моның өчен без халыкка рәхмәтле. Бервакыт: «Җитте, туктыйк, сәхнә матурлыкны ярата, китик инде», – дип тә уйладык. Ләкин чакыралар да, тагын чыгып китәбез. Быел минем юбилеем уңаеннан концерт оештырдык, халык кассадан билет алып җыелды. Кемдер көтә, безгә кул чаба икән, димәк, иренмәскә, эшләргә кирәк. Сүз дә юк, хәзер инде яшьләрдәге тизлек белән чабып бара алмыйбыз, җиңел дә түгел. Интернет заманасы, анысын да белергә кирәк.
– Халыкка таныла башлаган вакытларны искә төшерик әле.
– 1996 ел иде бу. Рафаэль башкарган җырлар белән кассета яздырдык. Мин дә ике җыр җырладым. Аңа кадәр җырлаганым да юк иде. Кассета чыгаруга да үзебез өчен, гаилә өчен дип кенә тотынган идек. Ул «Онытма мине, онытмам сине» дип аталды. Студиядә чыгардык һәм ул тарала башлады. «Әйдәгез, тагын кассетагызны чыгарабыз», – дип шалтыраттылар. Буада яшибез, Казанга базарга килдек. Һәм шунда, кая барма, бөтен нокталарда Рафаэльнең җырларын әйләндерәләр. Без оялабыз, качабыз. Базардан кирәкле әйберләребезне дә алмыйча кайтып киттек. Ул вакытта, җырлары яңгыраса да, Рафаэль белән Динәнең базарда йөргәнен кем белә, кем таный инде? Үзебезнең «йолдыз» икәнебезне менә шулай Казан базарында йөргәндә аңлап кайттык.
– Ул вакытларда районда яшәгән кешеләрнең кассета чыгаруы үзе бер батырлык иде инде ул. Мондый идея кемнең башына килде?
– Рафаэльнең җырлавын мин 1984 елның көзендә белдем. Медицина училищесында укыган чак, комсомол секретаре да идем. Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан уку йортында төркемнәр арасында ярыш узды. Рафаэльне кызлар сценарий язарга, безгә аны куярга булышырга чакырды. Ул Толымбай авылы клубында эшли иде. «Иртәгә дә киләм», – ди. «Рафаэль абый, сез көн саен килә аласызмы соң? Хатыныгыз ачуланмасын», – дим. «Мин әле өйләнмәгән», – ди. Безнең төркем ярышта җиңеп чыкты. Волгоградка юллама белән бүләкләделәр. Бәйрәм уңаеннан дискотека оештырдылар. Рафаэль ул көнне озата кайтты. Мин хөрмәт йөзеннән: «Бар, абый, кайтып кит әле», – димәдем. Шулай капка төбендә сөйләшеп калдык. Ярышка әзерләнгәндә ул «Уйнагыз, гармуннар» дигән җырны җырлап күрсәткән иде. Йомшак тембры күңелемә үтеп керде. «Сез шундый матур җырлыйсыз», – дим. Ул авылда да үзешчән сәнгатьтә катнашкан, чыгыш ясаган. Без өйләнешкәч тә концертларда катнаша иде, ә мин алып бардым. Бервакыт шундый уй туды. Кешеләр гаилә альбомнары ясый, кызларыбызга Рафаэльнең җырлары истәлеккә калыр, кассетага яздырыйк, дидем. Иганәчеләр дә таптык, кассетаны чыгардык. Ни өчен ул кассета популяр булды? Чөнки Рафаэльнең үзенә генә хас тембры, үз юнәлеше бар, халык аны якын итте. Безгә шундый чор туры килде: бөек җырчылар җырлаган сәхнәгә чыгып баса алдык. Алар безгә аяк чалмады. Әлфия апаның Рафаэльгә әйткән киңәше бүген дә хәтеремдә. «Энем, син җырларыңны «ә»ләштереп бетермә, «а»лаштырып бетер», – дип, күкрәктән ничек сулыш алырга кирәклеген күрсәтте. Кеше бөек булган саен үзеннән соң атлап килүчеләргә юл бирә.

– Буада яшәп, Казанга йөрүләре җиңел булмагандыр. Хуҗалык, игезәк кызлар. Тормыш мәшәкатьләре белән иҗатны бергә алып барырга ничек өлгерә алдыгыз?
– Продюссер эшен үз җилкәмә алдым. Буа–Казан юлында йөри торган кызыл поезд бар иде. Төнлә белән шуңа утырып чыгып китәм. Ул көне буе бара. Районнан торып ничектер эшләргә, төркем тупларга да кирәк. Ә Рафаэль балаларны карауны үз өстенә алды. Ул аларны укытты, тәрбияләде. Мин өйгә төнге сәгать 11 дә генә кайтып керә идем. Ләкин без бер-беребезне аңлап, кулны-кулга тотынып эшләдек.
– Димәк, гаиләнең аты сез?
– Юк, аты – Рафаэль, мин – дилбегәне генә тартып баручы. Алга бара торган атның дилбегәсен генә тартып баруы рәхәт бит ул. Аты шәп булды.
– Сезнең гаилә ныклыгын иҗат дөньясында нәрсә саклап кала алды?
– Урамдагын эчкә кертмәү. Аны бусаганың бу ягына кертергә ярамый. Урамнан кергән йомычканы гаилә учагына салырга ярамый. Безне менә шул саклап калды.

– Сезне узган еллар белән чагыштырып карасак, шундый үзгәрдегез. Тагын да чаярак, усалрак та. Бу – тышкы битлекме, әллә...
– Юк, бу – тышкы битлек түгел, замана таләбе, тормыш тәҗрибәсе. Кешенең эчке дөньясын күрә башладым. Яшьрәк чакта аңлап та бетермисең. Хәзер бит йомшак булсаң, таптап та китәләр. Шуңа күрә үзең, якыннарың өчен каршы тора алу көче барлыкка килә. Хатын-кызда резервлар бар бит ул, шуны кайвакыт чыгарырга туры килә. Мин кеше янына барып беркайчан да тавыш чыгармыйм. Мине, якыннарымны тешлиләр, чагалар икән, дөреслек безнең якта булганда, еланга әверелә алам. Ә инде дөреслек безнең якта булмаса, юл бирә белергә кирәк. Усаллану ул – кайтаваз.
– Социаль челтәрләрдә дә пычрак сүзләр бик күп ява бит. Сез андагы гайбәтләр, кимсетүле сүзләргә игътибар итәсезме?
– Бу өлкәдә эшләмәсәм, ул пычрак дөньясында бөтенләй утырмас идем. Ләкин безнең эш шуны таләп итә. Ул гайбәтләрне язучыларны безнең режиссерлар дип кабул итәм. Алар синең җитешмәгән ягыңны күпертергә, уңышлысын юкка да чыгарырга мөмкин. Ә син үзеңчә нәтиҗә ясап алга таба дәвам итәсең. Интернет кешегә эчендәге ачуын чыгарырга, әйтә алмаганын шунда әйтергә мөмкинлек тудырды. Мин үз исеме белән язганнарны һәм социаль челтәрдә бите булганнарны укырга тырышам. Бу кем икән дип кереп тә карыйм. Билгесез булып, битлек артына качып язганнарны укымыйм. Үзебезгә генә түгел, башка артистларга язганнарны да укыйм. Бервакыт мин белгән кеше бер артистка әшәке сүзләр язган. Шалтыраттым да: «Ник син шулай эшлисең?» – дим. «Яздым әле, нигә ул минем кадәр дә җырлый алмый, ә сәхнәдә», – ди. Үзенең тавышы булса да, бәлки ялкаулыгы комачаулагандыр, бәлки башка сәбәп – сәхнәгә чыга алмады. Дәрәҗәле, бәхетле кеше беркайчан да начар сүзләр язып утырмый. Аның моңа вакыты да юк.
– Сез соңгы елларда әдәби әсәрләр дә яза башладыгыз. Нәрсә этәрде?
– Кечкенәдән шигырьләр яздым. Рафаэльгә дә күп җырларның сүзләрен иҗат иттем. «Сиртмә кое», «Ике кызым – ике җимешем», «Гомер көзе» җырлары шундыйлардан. Яшь чагында күбрәк мәхәббәт җырлары язылса, хәзер тормыш турында. Ә әдәби әсәрләр язу ковид чорында башланды. Бервакыт бер ханым белән автобуста барабыз. Тәрәзәдән берәүнең бакчасында мәк чәчәкләре үсеп утырганы күренә. «Нинди матур чәчәкләр», – дим. Шунда теге хатын-кыз: «Мәк чәчәкләре язмышымда тирән эз калдырды», – диде дә, үзе дә сизмәстән, мәхәббәт кыйссасын сөйли башлады. Ул хатирә аннары онытылып торды. Бер заман үзебезнең бакчада да мәк чәчәкләре атты. Шуларга күзем төшүгә, теге ханымның сөйләгәннәре хәтердә яңарды һәм мин социаль челтәрләрдә шул турыда язып куярга булдым. Халык аны шулкадәр яратып кабул итте. Әлеге мәхәббәт кыйссасы, яза-яза, романга әйләнде. Китап итеп чыгаруны сорый башладылар. Уемда да юк иде. Шулай итеп бастырып та чыгардык. Кешеләр бер-бер артлы үз язмышларын сөйли башлады һәм мин инде бүген дүртенче китабымны әзерлим. Ул «Бирнә» дип атала. Миңа аларны чыгаруда, иганәче буларак, Рафаэль ярдәм итә.

– Сез бит хәзер никах мәҗлесләре дә алып барасыз. Төрле гаиләләр, төрле язмышлар белән очрашасыз. Язу өчен темалар җитәрлектер. Мондый мәҗлесләрдән соң нинди уйлар туа?
– Кайвакыт канатланып, кайвакыт уйланып кайтасың. Элегрәк мәҗлесләрдә йолалар, гадилек бар иде. Хәзер алар шоуга әйләнде. Туйлар, никахлар – ике якның туганлашуы, йолаларны күрсәтү бит ул. Күбрәк русчага әйләнеп бара. Никахыңда да авыз тутырып татарча сөйләшмәгәч дип, йөрәк әрнүе белән кайтасың. Туйлар, мәҗлесләр үз кыйммәтен югалтмасын иде. Безнең вакытта гармун тартып җырлашып утырулар, уеннар белән уза иде бит. Хәзер ресторан никадәр ялтыравыклырак, чәнечкең никадәр кыйммәтлерәк, кәләшнең күлмәге нинди, кунаклар нәрсә киеп килгән, нинди артистлар чакырылган? Алгы сызыкка ешрак менә шулар чыга. Милләтнең матурлыгы – гадилектә.
– Үзегез дә – әби белән бабай. Оныкларыгызга балаларга биреп бетерә алмаган тәрбияне салырга тырышасызмы?
– Менә әле генә сөйләп үткән йөрәк әрнеткеч нәрсәләр үзебезгә дә кайтып кала. Әби безгә коймак пешереп ашата иде. Әни дә безнең кызларга коймак, пәрәмәч пешереп ашатты. Ә без: «Әйдә, балам, тиз генә бургер ашарга барып киләбез», – дибез. Кызганыч, дөнья куабыз. Оныкларга безнең аша бирелергә тиешле тәрбиядән шулай ук читтә калабыз. Бу – безнең дә зур гаебебез. Дөнья куабыз бит. Бәлки башкача да яшәп булган булыр иде... Ләкин читтә дә каласы килми.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез