Табиб, чит илләрдәге коллегаларының фикерен гомумиләштереп, каһвәне чамасын белеп куллануның – әйтик, көненә 2-3 чынаяк күләмендә эчүнең бавырга файдалы булуын билгеләп үткән.
Каһвә, чыннан да, бавырда май авыруын булдырмаска, ә инде мондый диагноз куелганнарга – май утырудан барлыкка килә торган фиброз, шуннан соң – цирроз авыруы куркынычын киметергә ярдәм итә, дигән табиб.
“Фәнни мәгълүматларга караганда, кофеин бавырда май авыруы сәбәпле җөйләр барлыкка килүгә, ягъни фиброзга аяк чала”, – дип аңлаткан Буеверов.
"Каһвәдәге хлорген кислотасы исә бавыр күзәнәкләрендә липидлар туплануны киметә. Бу исә май авыруын профилактикалау, дигән сүз. Шул ук вакытта бу кислота антиоксидант булып тора. Ягъни бавыр күзәнәкләрен агулы матдәләрдән саклый”, – дигән белгеч.
Ләкин ашказаны-эчәкләрдәге кайбер авырулардан интегүчеләргә каһвә эчәргә ярамый, чөнки ул ашказанында тоз кислотасының тиешледән күбрәк бүленеп чыгуына китерә. Моннан тыш кофеин кан басымына һәм йөрәк тибешенә тискәре йогынты ясарга мөмкин, шуңа күрә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә аны саклык белән куллану киңәш ителә.
Эчемлекне шикәрсез эчү әйбәтрәк, шикәрле эчемлек бавырда май авыруы көчәюгә генә китерәчәк чөнки, дип йомгак ясаган сүзенә белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез