Моннан 11 ел элек яман чирдән вафат булган хезмәттәшебез Алсу Хәсәнова янына бер елдан әбисе җирләнде. Ә берничә көн элек әнисе Минзифа да бакыйлыкка күчте. Алсу арабыздан 37 яшендә китеп барды, әбиләре 88 дә вафат булды, Минзифа апага 74 яшь иде. 50 елдан артык Питрәч районының Шәле авылында татар теле һәм әдәбияты укыткан, озак еллар мәктәпне җитәкләгән укытучының кинәт кенә китеп баруына беркем дә ышана алмый әле.
Каләмдәшебез Алсуга яман чир диагнозы куелгач, Минзифа апа кая барылып бәрелергә дә белмәде. Баласын ничек тә яшәтәсе, гомерен озайтасы килде ананың. Бергәләп озак көрәштеләр, әмма язмыштан узмыш юк шул. Сынау арты сынау килсә дә, көчле рухлы була белде. Алсу вафатыннан соң аның рухын яшәтеп, өйләренең икенче катында кызы истәлегенә музей ясады ул. Кызын сагынганда, гел шунда менеп сөйләште, хәсрәтен басарга тырышты. Күз яшен кешегә күрсәтмәде, җиренә җиткереп Алсуны искә алу кичәләре дә уздырды, ел саен ашын үткәрде. Кыскасы, сер бирмәде. Читтән караганда, Минзифа апа безгә генә шулай күренгән икән ул. Ә йөрәгендә яра, аннан әлегә кадәр саркып кан аккан.
– Бар дөнья өчен янып яшәде минем Минзифам. Һәр укучысы язмышы өчен дә борчыла иде. Ә инде Алсуның авыруы һәм аны югалту бөтенебезне дә ачы хәсрәткә салды. Минем йөрәгемнең бер чите Алсуым белән, икенчесе җаныкаем белән китә. Үз хәлемне үзем генә беләм. Әле яшәрбез, тигез картаербыз, гомерләребез озын булыр кебек иде. Минзифаның әнә шулай бер мизгелдә китеп баруын күңелем кабул итми, – ди ире 80 яшьлек Хәмит абый. – Соңгы елларда сәламәтлеге бик какшады. Бала хәсрәте эзсез югалмады. Минзифа кан басымы күтәрелеп тилмерде. Кайчак көненә өчәр тапкыр ашыгыч ярдәм чакырта идек. Үләсе көнне бер дә зарланмады. Мин өйдә юк идем. Ул кышка дип япкан банкаларны базга төшергән. Әнә шуннан менә алмаган. Инсульт булган. Мин күргәндә, исән иде әле ул. Казанга алып киттеләр. Табиблар коткарып калыр дигән идем. Тик булмады.
Минзифа апаны тикшергәч, Казан табиблары кызлары Лилия белән Әлфиягә бер дә сөенечле хәбәр әйтми. Өмет юк, диләр. Озак та үтми, Минзифа апаның вафаты турында хәбәр җиткерәләр.
– Бу хәбәрне ишетүгә әтигә ничекләр әйтәсе булыр икән, дидек. Аның өчен бик борчылдык. Алар бит безгә матур тормыш өлгесе булды. Гел икәү бергә, киңәшеп яшәделәр. Әти әнине бик яратты, – ди Лилия. – Әнинең юклыгын күңелем гел кабул итми. Безнең әби – әнинең әнисе 88 яшенә кадәр яшәде. Әтинең дә нәселендә озын гомерле кешеләр бар. Безнекеләр дә озак яшәр дип өметләндем. Октябрь аенда әнигә 75 яшь тулган булыр иде. Әти белән әни гел безнең шатлыкларга сөенеп яшәделәр. Әле бер ай элек кенә кече улымны өйләндердек. Бөтенебез бергә җыелып бәйрәм иттек. Монда гына кебек, кайтыр төсле тоела.
Минзифа апаны соңгы юлга озатырга килүчеләр арасында 1973 елда 1 нче сыйныфка укырга кергән укучылары да бар иде. Алар бөтен сыйныфлары белән килгәннәр.
– Без – Минзифа апаның беренче укучылары. Безне укыта башлаганда 22 яшьлек яшь кыз иде. 10 ел безгә белем бирде. Шулкадәр яраттык без аны. Укырга сагынып бара идек. Кирәк чакта усал да булды, гадел дә иде, кирәк чакта җил-давылдан саклады. Сүзе туры иде аның. Авыл мәктәбе яшәсен өчен күп көч куйды. Андый укытучылар сирәк инде ул хәзер, – ди Исламия Гарифҗанова. – Сыйныф җитәкчебезне бик хөрмәт иттек. Гел хәлен белешеп тордык. Вафаты турында ишетүгә бөтенебез дә диярлек кайттык. Йөрәкләр урыннан кузгалды, әйтерсең әниебезне югалттык.
Лилиянең кодагые Расиха аның үлеме турында ишеткәч, бөтенләй өнсез калдык, ди.
– Без Минзифа кодагый белән электән дус идек. Минем кызым, аның оныклары буй җитте. Шунда ул үзе миңа, әйдә әле, Расиха, Гөлназны Лилиянең улы белән таныштырып карыйк, диде. Теләге кабул булды бит, кодагыйларга әйләндек. Бик ачык йөзле, кешелекле иде. Бөтенебез өчен зур хәсрәт бу, – ди ул.
Шәле егете Мансур Вәлиев тә, Минзифа апаның төпле киңәшләре тормышта үз юлымны табарга ярдәм итте, ди.
– Бер генә әйтә иде ул. Әмма дөрес итеп. Мин аны һәрчак тыңладым. Нинди генә эштә эшләсәм дә, Минзифа апаның киңәшләре ярдәм итте. Әле дә, үзем инде ир уртасы булсам да, мин аның сүзенә гел колак сала идем. Шулай кинәт кенә китеп баруына йөрәк әрни. Урыны оҗмахта булсын, гаиләсенә сабырлык телим, – ди ул.
Аны озатырга килүчеләр шактый иде. Якын иткән кешеләре күп булды Минзифа апаның. Хәер, ул үзе дә бик кунакчыл иде. Кайчан кайтып кермә, чәе кайнаган, бәлеше пешкән булыр иде... Янып яшәде дә сиздерми генә китеп барды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез