Агроном Нияз Әхмәдуллинның киңәшләрен тәкъдим итәбез.
Сортына кара
Киңәшләрнең кайберсе киләсе сезонга тәгаенләнгән, шуңа күрә иң элек – колакка киртләп кую өчен дип уйларга кирәк. Кара көзгә кадәр түтәлдән кыяр өзәргә хыяллансагыз, утыртканда, начар һава шартларына, төрле авыруларга бирешмәүчән сортлар һәм гибридларны сайлагыз. Аларга, мәсәлән, Кураж F1, Мурашка F1, Эльбрус F1, Лорд F1, Сибиряк F1, Верные друзья F1 керә.
Җылы су
Җәйнең беренче яртысында кыярга иртән дә, кичен дә су сибәргә мөмкин булса, икенче яртысында кагыйдә үзгәрә. Төннәрен салкынайта башлаганлыктан, күп дым гөмбәчек авыруларына китерә. Шуңа күрә яшелчәгә иртән җылырак су сибәргә тырышыгыз. Салкынча көннәрдә еш сипмәгез.
Тукландыру
Кыяр сезон дәвамында туфрактагы туклыклы матдәләрне бик күп сарыф итә. Шуңа күрә аларның запасын кайгыртырга кирәк. Моның өчен микроэлементлар һәм минераллардан торган әзер «коктейль» сатып алырга, яисә аны мөстәкыйль рәвештә әзерләргә мөмкин. 10 литр суга 25 грамм калий тозы, 35 грамм аммиак селитрасы һәм 45 грамм суперфосфат (монысын башта бераз гына кайнар суга салып эретәсе) салып болгатырга һәм үсентеләрнең төбенә сибәргә. Яисә 10 литр суга 2–3 грамм бор кислотасы өстәп, яфракларына бөркергә.
Игътибар! Үсентене ашлаганда, туфракның дымлы булуы кирәк. Яфракларына, кояшта зыян килмәсен өчен, иртән иртүк яки болытлы көндә сибәргә.
Авыруга каршы
Көннәр суыта башлауга, гөмбәчек авырулары баш калкыта. Менә хәзер үсентеләргә биофунгицид яисә суган төнәтмәсе сибәргә мөмкин. 10 литр суга 2–3 уч суган кабыгы салып, өч көн тотарга да, сөзеп, түтәлгә шуны бөркергә кирәк.
Яшәртү
Август урталарында үсентеләрнең очында гына кыярлар берән-сәрән күренә башласа, астагы яфракларын өзеп, сабагын терәгеннән ычкындырыгыз һәм төбеннән спираль рәвешенә китереп бөтерегез. Өстен туфрак белән каплап, тукландырыгыз. Мәсәлән, тирес эремәсе белән. Үсемлеккә яңа тамырлар җибәрү мөмкинлеге бирәчәк бу. Озакламый яңа үрентеләре пәйда булачак һәм кыярлары да күренә башлаячак.
Кыяр өскә бәйләп куелмаса, сабагын берничә урыннан туфракка батырып, тимерчыбык белән беркетегез. Болай эшләгәндә дә үсенте, яңарып, кыярны күбрәк бирә башлаячак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез