Күргәзмәгә килүчеләр шагыйрьне тормышының төрле чорларында озата барган һәм аның әсәрләренең образлылыгына йогынты ясаган әйберләр – кулдан эшләнгән тукымалар, күн мозаикасы, тамбур чигүе, зәркән эшләнмәләре, театр костюмнары, бутафория һәм башка бик күп экспонатлар белән таныша ала.
Бу – һөнәрчелек әйберләренең абстракт тупланмасы түгел, ә Тукай шигърияте туган мохитне яңадан торгызу омтылышы. Ул авыл тормышы эстетикасыннан алып шәһәр мәдәниятенә кадәрге киң дөньяны ачып бирә. Танылган рәссамнарның һәм графикларның әсәрләре әлеге тарихи мохитне тагын да җанландырырга ярдәм итә.

«Тукай – халык шагыйре. Аның тормышы Казан губернасында узган, ә ул чорда традицион һөнәрләр көндәлек тормышның аерылгысыз өлеше булган. Аның замандашлары бәйләгән, тукыган, чиккән әйберләр – музейда гына саклана торган борынгы ядкәрләр түгел, ә шагыйрь иҗатына йогынты ясаган җанлы мохит. Күргәзмә шул дөньяны тоярга ярдәм итә», – дип концепцияне аңлатты ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалеева.
Ул тамашачының музей фондындагы Тукай белән бәйле әсәрләрнең бары тик бер процентын гына күрә алуын әйтте. Оештыручылар махсус күргәзмәне экспонатлар белән кирәгеннән артык тулыландырмаска булган. Бу һәр әйберне игътибар белән карарга, аның мәгънәсен аңларга мөмкинлек бирә.
Розалия Нургалеева сүзләренчә, әлеге проект музей хезмәткәрләре өчен дә шәхси тарихка әверелгән – алар Тукай дөньясын өйрәнүгә тулысынча кереп киткән: «Коллектив шагыйрь белән теге яки бу рәвештә бәйле булган барлык мәгълүматны өйрәнеп, бик зур эш башкарды. Алар Тукайның язмышын, аның халкының тарихын, шул чордагы шәһәр тормышын тирәнтен өйрәнделәр. Бу проект хезмәткәрләребезнең дөньяга карашларын үзгәртте, аларны илһамландырды һәм халык сәнгатен аңлауның бөтенләй яңа дәрәҗәсенә чыгарды».

Розалия Нургалеева шулай ук музейның тарихи экспонатларны күрсәтү белән генә чикләнмәвен билгеләп үтте. Бүген музей коллективы гамәли юнәлешне дә актив үстерә: хезмәткәрләр керамика, туку һәм башка һөнәрләр буенча мастер-классларда катнаша. Моннан тыш, музей балалар һәм яшүсмерләр белән алга таба эшләү өчен кирәкле җиһазлар сатып алуга грант откан. Бу музейга килүче яшь буын вәкилләренә һөнәрчелек белән танышып кына калмыйча, үзләрен чын оста ролендә сынап карарга да мөмкинлек бирәчәк.
Күргәзмә «Сафьян» фольклорны өйрәнү һәм һөнәрчелекне үстерү үзәге белән берлектә, Татарстан Республикасының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән гранты кысаларында оештырылган. Музей өчен бу үзәк белән тормышка ашырылган инде икенче уртак проект.
Күргәзмә 20 сентябрьгә кадәр эшләячәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез