Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР «Урманны янгыннан саклау үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе төбәк диспетчерлык хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Иң күп янгыннар Түбән Кама (30 очрак), Мөслим (17), Лаеш (16) һәм Алабуга (12) муниципаль районнарында теркәлгән.
«Урманда янгын чыгуга юл куелмады — барысы да оператив рәвештә сүндерелде», — дип билгеләп үтте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда өченче янгын куркынычы классы гамәлдә, дип белдерде ул.
«Көзен дә урманда янгын чыгу куркынычы югары, шуңа күрә хәл даими контрольдә. Без урман массивларында (аеруча торак пунктлар һәм бакчачылык ширкәтләре янында) патрульлек итүне көчәйттек. Халыктан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен һәм янгыннар турында 112 телефоны аша хәбәр итүләрен сорыйбыз», — диде Сөнгатуллин.
Татарстан Республикасы урманнарында янгын куркынычы сезоны яңгырлы һава торышы урнашканнан соң рәсми рәвештә ябылачак. Бу чама белән октябрь урталарында булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез