Башка урыннан да карыйм әле, очсызрагы юкмы икән дип, беркайчан эзләп йөргәнем юк. Алай гына да түгел, зуррак ашамлыклар кибетенә кергәч тә әле, бәяләрен чагыштырып тормый гына, үзем теләгәнен, төгәлрәге, беренче күзем төшкәнен алам. Кайчакта танышлар очрап, менә монда очсызрагы бар, шул ук әйбер бит инде ул, син иң кыйммәтлесен алгансың, ди... Ташламалар, акцияләр турындагы мәгълүматларга да битараф мин. Анысын күп вакыт касса янына килгәч, кассирлардан беләм. Югыйсә кызыл кәгазьгә язылган бәяләре әллә кайдан күренеп тора кебек. Кайчак өчне алсагыз, берсе бушка ише язулары да була... Аларны күрер өчен карарга, чагыштырырга, табыш турында уйлый белергә кирәк. Ә бу сәләт миңа бирелмәгән. Кыскасы, бүгенге заман – базар кешесе түгел мин.
Сатулаша торган гадәтем дә юк. Хәер, сатулашудан мәгънә дә юк. Үз гомеремдә берничә тапкыр, бәясен төшермисезме, дип сорап караган булды, берсендә дә төшермәделәр. Хәтерлим әле, район редакциясендә эшләгәндә, эш урыннарына килеп, әйберләр сатып йөрүчеләр шактый була иде. Берсендә типографиягә балалар киемнәре сатучы керде. Андый чакта ике коллектив берләшә идек. Без, редакциядәгеләр дә, төштек. Кызымның сабый вакыты, аңа яраклы искитмәле матур кофтага кызыктым бит. Сатучы бәясен әйткәч, төшермисезме дигән идем, юк, дигәнне ишеткәч, башка кабатламадым. Иң кызыгы: сатучы ханым миннән кала бар кешегә дә алган товарларының бәясен төшерде ул чакта! Тагын да кызыгы: мин акча алып төшкәнче хезмәттәшләрем мин аласы кофтага да бәяне төшерткәннәр иде инде...
Бу юлы да берни әйтми, бәяләрен сорамый гына акча түләргә әзерләнәм. Сатучы монысы фәләнчә сум, монысы төгән бәядә, ди.
– Өйгә кайтканчы онытмасам ярый инде, – дим, көлеп. – Алайса, нәрсә генә алып кайтсам да, бәясен белмәвемнән көләләр. Соңгы вакытта сорамыйлар да инде. Барыбер мәгънә югын аңладылар... Бер әйбернең дә бәясен белмим мин...
– Бәхетле кеше икәнсез, – ди сатучы, елмаеп. – Бәя белмәгән, акчаны тиенләп санамаган, акчага табынмаган кеше – иң бәхетле кеше бит ул.
Сатучы ханым яныннан сөенеп чыгып киттем. Бердән, күптән кызыккан ике әйберне алдым, икенчедән, үземнең бәхетле икәнемне аңладым. Юкса бу гадәтем акча күплектән түгел. Бәхетле булыйм, дип тырышуым да түгел. Читтән карап торган кешегә көлке һәм бераз сәердер дә инде: бөтен нәрсәне чагыштырып карап, санап, үлчәп, сайланып... алып була торган чакта минем кебекләрнең булуы бөтен нәрсәсе исәптә булганнар өчен бөтенләй кабул ителмәслек булып тоеладыр...
Әмма минем кебекләр бар. Андыйлар газга, электр энергиясенә бәяләр арта икән, дисәләр, бетмәсен, булып кына торсын, тоткан электр, газ өчен түлибез, диячәк. Кибетләрдә азык-төлек, әйберләр бик кыйммәт, диючеләргә, ачлык күрергә язмасын, булып торсын, көчебез җиткәнен алырбыз, юрганыңа карап, аяк сузарсың, дияр. Кем шуны аңлавы белән бәхетле, кемдер фәләнчә сумны янга калдырудан тәм таба. Төрле без.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез