Алимент бурычы 400 меңгә җиткән ананы колониягә озаталар

Алимент буенча 400 мең бурычлы хатын-кыз ярты ел гомерен колониядә үткәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Рамил Әхмәтҗанов сөйләде.

Судта ачыкланганча, Әлмәттә яшәүче 36 яшьлек хатын 2019 елның декабреннән 2020 елның маена кадәр 7 яшьлек улын тәрбияләп тоту өчен алимент түләмәгән. Ваемсыз ананы административ һәм җинаять җаваплылыгы турында кисәтәләр, әмма ул балага ярдәм итәргә ашыкмый.

Алиментлар буенча аның бурычы 400 мең сумнан артып киткән.

Хатын-кызны «Ата-ана тарафыннан җитди сәбәпләрсез балигъ булмаган балаларны карап тотуда суд карарын үтәмәү, акча түләмәү һәм бу хәл берничә тапкыр кабатлану» маддәсе буенча гаепле дип тапканнар. Киләсе ярты ел гомерен алиментчы колония-поселениедә үткәрәчәк.

 


Фикер өстәү