Инвалид балалар сагында: Татарстанда алиментлар түләтү буенча массакүләм рейдлар узды

Бөтен республика буенча инвалид балаларны һәм җан башына яшәү минимумыннан уртача керем  түбән булган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрне тотуга алиментлар түләтү буенча массакүләм рейдлар узды. Чаралар «Татарстанда бала турында хәтерлә-алиментлар түлә»акциясе кысаларында узды.

Әйтик, Чаллыда алимент түләмәүчеләргә карата ике җинаять эше кузгатылган. Суд приставлары 5.35.1 статьясы буенча административ хокук бозу турында эш кузгатканнар. Әлеге статьяның санкцияләре мәҗбүри эшләрне күздә тота, штраф, яки 15 тәүлеккә кадәр арест. Алга таба алиментлар түләмәгән очракта, бурычлыларга җинаять җаваплылыгы яный. Чаллыда яшәүче тагын бер бурычлы гражданин 157 статья буенча җаваплылыкка тартылган. Ике ел дәвамында алиментларны вакытында түләгән булса, соңрак ул акча күчерми һәм гомумән суд приставларыннан качып йөри башлый. Мәҗбүри эшләр рәвешендә җәзасын үтәгәннән соң да алиментларны түләми. Бурычы 170 мең сумнан артып киткән. Әлеге гражданинга төзәтү яки мәҗбүри эшләр, хәтта кулга алу куркынычы да яный.

Приставлар шулай тагын ике бурычлының көнкүреш милкен кулга алганнар, ул бурычын түләмәгән очракта, әлеге җиһазлар икенче «хуҗа» табачак. Моннан тыш, бер чаллылыга машина йөртүгә чик куйганнар.

Чаллыдагы алимент түләүчеләрнең бурычы 300 дән алып 700гә кадәр җитә. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, җаваплылыкка тарту аларның бурычларын киметми — кайчан да булса түләнерг тиеш.

 

 


Фикер өстәү