Ленин зур бәя биргән җитәкче, кем син?

ТАССРның 100 еллыгы. Җитәкчеләр

Быел без  ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үттек.  Бу җәһәттән тарих төпкелендә шактый казынсак та, аның  йә хаксызга онытылган, безгә билгеле булмаган яклары бихисап әле.  Бу сүзләрне иң авыр  вакытларда үз-үзен  аямыйча көрәшкә күтәрелгән  шәхесләребез, республика җитәкчеләре  турында да әйтергә була.

1920 елның 26 сентябрендә  АТССР Советларының 59 кешедән торган Үзәк Башкарма Комитеты (ҮБК) сайлана. Аның беренче пленар утырышында Халык комиссарлары Советы да оеша.  Шулай итеп, беренче җитәкчеләр эшкә керешә.  Беренче буразнаны сызарга алынучылар, аны дәвам итүчеләр кемнәр алар, нинди язмышка дучар булганнар?  Таныштыру, искә төшерү ниятеннән  «ТАССРның 100 еллыгы. Җитәкчеләр» дигән тупламада алар хакындагы  язмаларны   сезнең игътибарга җиткерергә булдык.

 

Борһан Мансуров Татарстан җөмһүриятен төзү эшендә башлап йөри. Шул уңайдан  Сәхипгәрәй Сәетгалиев җитәкләгән делегация  составында Мәскәүгә дә бара. Аның чыгышыннан соң Владимир Ленин: «Әһә, сез яхшы эшлисез икән.  Татарстан мәдәният учагы булырга, татар хезмәтчәннәрен интернациональ тәрбияләүдә  һәм аларны  социализм төзүдә җәлеп итүдә зур роль уйнарга тиеш», – ди. Юлбашчыбыз шундый зур бәя биргән беренче җитәкчебез кем соң ул?

Эзәрлекләнү

Борһан  Мансуровның яшәү рәвеше гел эзәрлекләнүдән тора дисәң дә була.  Ул1889 елның 24 июнендә Сарытау губернасы Хвалын өязе Иске Зеленай авылында туган. Әтисе Хөснетдин авыл мулласы булганлыктан, башлангыч белемне әтисенең мәдрәсәсендә ала.  1900 елны Әстерханга китеп, шәһәр мәдрәсәләренең берсендә укый, шул ук вакытта кибеттә йомышчы малай да була. Тирә-юньдәге гаделсезлекләрдән килеп туган сорауларга җавап табу өчен бертуктаусыз  укый, яшерен түгәрәкләргә тартыла. Эшчеләр арасында листовкалар тарата. 1906 елда фикердәшләре белән  «Уйгату» газетасын чыгара башлый. Самодержавие  строен тәнкыйтьли торган мәкаләләр басылганлыктан, аларны полиция эзәрлекли башлый.  Егет, дала буйлап,  авылларга чыгып китә. Ахыр чиктә, кулга алынудан куркып, туган авылына кайта.  Әмма Хөснетдин мулла европача киенгән улын кабул итә алмый.  Борһан йорттан чыгып китәргә мәҗбүр була.  1907 елны Казанга килеп,  Мәрҗани мәдрәсәсендә укуын дәвам итә.  Шәкертләр арасында агитация алып барган өчен аннан да куалар. Танышлары аны Яңа Татар бистәсендәге мәдрәсәгә мөгаллим итеп урнаштыра.  Шул чорда ул Хөсәен Ямашев кебек большевиклар белән таныша. Завод-фабрикаларда пропаганда эшен алып бара. Монда да  полиция эзәрлекли башлагач,  балта остасы булып, авылларга юл тота. Крестьяннар арасында  большевиклар идеяләрен тарата.  Чит фамилия белән Казанга кайтып,  Татар газетасы типографиясендә эшли башлый.  Әмма анда да тынычлыкта калдырмыйлар. 1908 елда яңадан Әстерханга китәргә мәҗбүр була.  «Идел» журналына эшкә урнаша. Аннан да куалар. 1915 елга кадәр Әстерхан, Сарытау, Петроград, Тубыл губерналары, Акмулла өлкәсендә мөгаллимлек итә.  1917 елда Мурманск тимер юлы төзелешендә эшли.

Инкыйлаб

Февраль революциясен Мансур Борһанов Әстерханда каршылый. Анда мөселман эшче партияләре төзүдә катнаша.  Октябрь инкыйлабыннан соң Петроградка килә. Үзәк мөселман комиссариатында  хезмәт бүлеген җитәкли.  Башта Мәскәүдә «Коммунизм байрагы», аннан Петроградта «Хөррият», «Кызыл Шималь» газеталары мөхәррире була.  Шул ук вакытта Петроград мөселман комиссариатында коммунистлар фракциясен оештыра.  1919 елда аны Мәскәүгә күчерәләр, «Эшче» газетасының мөхәррире итеп билгелиләр.  Ул Мәскәү комитеты каршындагы Көнчыгыш коммунистлары  секциясе рәисе һәм эчке Россия мөселманнары эше буенча  рәис урынбасары да була.  Мулланур Вахитов, Камил Якуб кебек революционерлар белән янәшә эшли.  Юденич гаскәрләре Петроградка юнәлгәч, мөселман оешмаларын һәм татар-башкорт гаскәрләрен җитәкләргә шунда җибәрәләр.

Югарыдан – түбәнгә

Борһан Мансуров  республиканы җитәкли башлаган чор бик катлаулы була.   Гражданнар сугышы һаман дәвам итә. Азык-төлек җитешми.  1920 елның февраль аенда Идел буенда сәнәкчеләр фетнәсе башланып китә.  Яндырылган авыллар, юкка чыгарылган терлек-туар, ятим балалар – бу вакыйгаларның нәтиҗәсе шул була. Шуңа 1921 елгы корылык һәм ул китереп чыгарган ачлык өстәлә.  Бу чорда  Татарстан халкы якынча ярты миллионга, чәчү мәйданнары 60 процентка кими. Бу – нигездә, хәрби коммунизм һәм продразверстка нәтиҗәсе була, чөнки Идел буенда яшәүче халыкның соңгы, орлыкка дип сакланган игенен дә җыеп алалар. Борһан Мансуров  ашыгыч рәвештә халыкны ачлыктан коткару эшенә керешә.  Белоруссиядән, Россиянең башка төбәкләреннән  ашлык кайтарта.  Ачлыктан кырылмасыннар дип, халыкны Урта Азия һәм Себергә күчерү эшен башлый.  Чит ил оешмалары белән элемтәгә кереп, «Америка ярдәм хакимияте»ннән («АРА») ярдәм алуга да ирешә.

Республиканың беренче җитәкчесе  товар-акча мөнәсәбәтләрен үстерү яклы була.  Милли мәдәниятне үстерү, татар теленең статусын күтәрү буенча  эшләр алып бара.  Ни кызганыч,  нәкъ менә шундый  эшчәнлеге өчен аңа «шикләнеп» караучылар табыла да инде.  1921 елда өстеннән язылган шикаятьләр нигезендә аны эштән читләштерәләр һәм Мәскәүгә җибәрәләр. Монысы да үзенә күрә бер сәясәт була. Милләт өчен артык тырышып җибәрүче җитәкчеләрне башкалага җибәреп,  «яхшылык» эшлиләр, ягъни югарырак күтәрәләр. Аннан тиз генә түбәнгә тәгәрәтәләр.  Үзәк Комитетка күчерелгән Борһановны соңрак «Игенчеләр» дип аталган  газетага баш мөхәррир итеп билгелиләр. Аннары, статусын киметә барып, башка басмаларга күчерәләр.

Борһан Мансуровка, гәрчә заманында  бергә эшләгән хезмәттәшләре  атып үтерелсә дә,  1937 елгы  репрессияләр кагылмый.  Бу вакытта ул каты авырый һәм хастаханәләрдә ята, бернинди вазифасы да булмый.   Бөек Ватан сугышы башлангач, Мәскәү өчен утын әзерләүне оештыру өчен, аны Ведогущинское урман хуҗалыгына  җибәрәләр. 53 яшьлек Борһан Мансуров шунда 1942 елда вафат була.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү