Татарстанда алимент түләмәүче ата-аналар саны арта

Бер ел эчендә Татарстанда аерылышучылар саны 12 процентка арткан. Ата-ананың юллары аерыла, таякның авыр башы балага төшә… Гаилә җимерелгәндә иң аянычлысы әнә шул, ди белгечләр. Ата-ана, үз бурычларын онытмыйча, аерылганнан соң да баласына ярдәм итеп торса ярый да. Кызганыч, еш кына чынлыкта моның киресе күзәтелә. Бүген республикада шундый ике дистә меңнән артык җавапсыз ата-ана исәпләнә. Ни гаҗәп: баласына алимент түләмәүчеләр арасында әтиләр генә түгел, әниләр дә байтак!

Хәзерге вакытта республиканың суд приставларында алимент түләтү турында 25140 эш исәпләнә. Шуларның 4 меңнән артыгы быел төзелгән. Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров сүзләренә караганда, суд приставлары ел башыннан бирле алимент түләмәүчеләрдән 388 миллион сумлык бурычын кайтарттырган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк.

– Әгәр кеше 2–3 ай дәвамында алиментын түләми икән, ул административ җаваплылыкка тартыла. Алиментны өлешчә түләргә маташу да файдасыз. Ул барыбер түләнмәгән булып саналачак. Әгәр кеше административ җаваплылыкка тартылганнан соң да бурычын түләмәсә, аңа карата җинаять эше ачылачак. Ул мәҗбүри эшләргә хөкем ителәчәк, – дип сөйләде Әнвәр Закиров Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Билгеле булганча, әгәр кешенең алимент буенча 30 мең сумнан артык бурычы җыелган икән, закон нигезендә аңа чит илгә чыгу тыела. Хәзерге вакытта Татарстанда шундый 120 мең кеше исәпләнә. Әгәр бурычын ике ай эчендә түләп бетермәсә, ул алимент буенча ким дигәндә 10 мең сумлык бурычы җыелган очракта да чил илгә бара алмаячак.

Шуңа күрә белгечләр җәйге ялны планлаштырыр алдыннан бурычлар турында мәгълүматны тикшерергә киңәш итә. Аны суд приставларының рәсми сайтыннан (fssp.gov.ru) карарга була. Биредә бурычны онлайн рәвештә түләргә дә мөмкин. Бурычны түләгәннән соң, приставларга хәбәр итәргә кирәк. Ник дигәндә, түләүләр тиз генә барып җитмәскә мөмкин. Суд приставлары уңай карар чыгарганнан соң бер тәүлек узгач, кеше чит илгә чыга ала.

Ничек кенә сәер яңгыраса да, алимент түләмәүчеләр арасында әни кешеләр дә бар. Республикада исәпләнгән барлык алимент түләмәүчеләрнең 13 процентын нәкъ менә гүзәл затлар тәшкил итә. Бу – нигездә, тәртипсез тормыш рәвеше алып барган, ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән хатын-кызлар. Әле күптән түгел генә суд приставлары Тәтеш районында яшәүче шундый аналарның берсеннән алимент буенча бурычларын түләттергән.

Татарстан буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе суд приставлары хезмәтенең Тәтеш районы бүлеге җитәкчесе Андрей Наумов сүзләренә караганда, районда ике баласына алимент түләмәгән бер ананың 1 миллион сумнан артык бурычы җыелган булган. Шушы әҗәтен кайтару өчен аңа, фатирдагы өлешеннән баш тартып, аны балаларына яздырырга туры килгән.

– Ел башыннан бирле Тәтешнең суд приставлары алимент буенча бурычлылардан 1,5 миллион сумлык акча түләттерде. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 550 мең сумга күбрәк. Алимент буенча бурычы булган 9 кеше административ җаваплылыкка тартылды, өчесенә карата җинаять эше ачылды, – ди Андрей Наумов.

22 майдан 1 июньгә Татарстанда «Суд приставлары – балаларга» дип исемләнгән акция узды. Шушы ун көн вакыт эчендә баласына алимент түләүдән баш тартучыларга карата 80 административ һәм 33 җинаять эше ачылган. Әлеге акция барышында суд приставлары бурычлы ата-аналарга алимент буенча 26 миллион сумлык әҗәтен түләттергән. Акция дәвамында суд приставлары 1 меңнән артык кешегә карата алиментын кредит оешмалары аша түләтү турында карар чыгарган. Баласына алимент түләмәгән тагын 70 кеше транспорт чарасын, тагын 20ләп кеше күчемсез милеген теркәү хокукыннан мәхрүм ителгән. 1,4 мең кеше исә алимент буенча бурычын кайтарып бетермичә, чит илгә китә алмаячак.

Әнвәр Закиров сүзләренә караганда, алимент түләмәүче ата-аналарга карата кулланылган бу чараларның барысы да нәтиҗәле. «Перәннек»кә риза булмаучыларның күбесе «чыбыркы» ысулын куллангач кына хатасын төзәтә икән. «Әле күптән түгел генә Түбән Камада яшәүче бер ата алимент буенча бурычларын тулысынча түләп бетерде. Кисәтүләргә колак салмаган иде, административ җаваплылыкка тарткач, хәлнең мөшкел икәнен аңлады. Болгар шәһәрендә яшәүче 41 яшьлек ир-ат та машинасына арест салгач, бурычын кайтарырга булды», – диде ул.

 

Врезка

Ел башыннан бирле Татарстанда алимент түләмәгән:

– 1145 кеше административ җаваплылыкка тартылган;

– 447 кешегә карата җинаять эше ачылган;

– 1029 кешенең милкенә арест салынган.

Динә Гыйлаҗиева

 

 

 

 


Фикер өстәү