Яшел Үзәндә «Дуслар көне”н бәйрәм иткәннәр

Яшел Үзән районында тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы активистлары мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә табигатьтә «Дуслар көне»н бәйрәм иткәннәр. Бу — беренче генә үтүе түгел икән. Һәр елны уку елы беткәч үткәрелә ул. Бу көнне барлык балалар һәм ата-аналар, оештыручылар һәм кунаклар, хәйриячеләр һәм педагоглар бер зур тату гаиләгә әверелә.

Әлеге чара “Чиста йөрәкләр” хәйрия фондыярдәме белән узган. Көн дәвамында балалар җырлап, биеп кенә калмады, мастер-классларда һәм ярышларда катнаштылар. Кунаклар тәмле шашлык, самоварлы чәй, татлы ризыклар белән сыйланды. Искиткеч кәеф кунакларны көне буе озата барды.

Бәйрәм марал фермасына бару белән белән тәмамланды. Анда балалар хайваннарны ашаттылар һәм фотога төштеләр.

– Без ел саен балалар өчен бәйрәм үткәрәбез, аны бик көтеп алабыз. Бу көн балаларга бүләкләр тарату, күңел ачу гына түгел, ә иң мөһиме – бер-берләре белән аралашу. Мондый чаралар аларны берләштерә. Дуслык турында өйрәтә һәм дөньяга карашын үзгәртә, – ди Яшел Үзәндә урнашкан «Рассвет» тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы җитәкчесе Рәйсә Миңнуллина.


Фикер өстәү