Коронавирус белән авыручылар саны кайчан кимиячәген фаразладылар

Икътисади тикшеренүләр үзәгенең статистика һәм модельләштерү буенча эксперты Агаси Тавадян Россиядә коронавирус белән авыручылар санының кимүен фаразлады, дип яза РИА Новости.

Аның сүзләренә караганда, барлык төбәкләрдә дә диярлек авыручылар саны ноябрь ахырында ук кими башлаячак. Шул ук вакытта Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Кырым республикасы, Коми Республикасы, Калининград өлкәсе, Татарстан, Пермь крае, Чувашия, Новгород өлкәсе, Карелия, Псков өлкәсе һәм Чечен Республикасы кебек төбәкләрдә авыр хәл күзәтелә. Белгеч фикеренчә, бу төбәкләрдә коронавирус белән бәйле вәзгыять башкалардан соңрак яхшырачак.


Фикер өстәү