Татарстанда 14 яшьлек үсмер янгыннан өч туганын коткарган

Татарстанда 14 яшьлек үсмер, янгын турында хәбәр итү җайланмасы тавышын ишетеп, өч туганын уттан алып чыккан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Бүген иртәнге җиделәр тирәсендә 112 бердәм номерына республиканың Алексеевск районы Зур Алан авылында шәхси йорт һәм сарайда янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Ут белән көрәшүчеләр урынга килгәч ачыкланганча, 14 яшьлек үсмер йокы аралаш янгын турында хәбәр итү җайланмасы тавышын ишеткән. Ул йокыдан уянган һәм өч 10 яшьлек энесе белән 7 яшьлек ике игезәк туганын урамга алып чыкмакчы булган, әмма ялкын телләре ялмап алу сәбәпле, ишеккә якын килә алмаган. Әмма үсмер югалып калмаган һәм тәрәзәне ватып, туганнарын коткарган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, балалар өйдә үзләре генә булган


Фикер өстәү