Кырым күперендә нәрсә булган? – иң мөһимен аңлатабыз

Бүген иртән Кырым башлыгы Сергей Аксенов, гадәттән тыш хәл килеп чыгу сәбәпле, Кырым күперендә хәрәкәт туктатылды, дип хәбәр иткән. Россия Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы,күпер терәкләренә түгел, ә юл түшәмәсенә генә зыян килүен белдергән. Биредә тәгаен нәрсә булганлыгы турында рәсми рәвештә әлегәчә бернинди дә хәбәр юк.

Күпердә ике кеше – Белгород өлкәсеннән ир белән хатын һәлак булган. Аларның 14 яшьлек кызы җәрәхәтләнгән.

Гадәттән тыш хәл турында тагын нәрсәләр мәгълүм соң?

• Аксенов иртән хәбәр иткәнчә, Краснодар крае ягыннан 145нче терәк тирәсендә гадәттән тыш хәл килеп чыгу сәбәпле, Кырым күперендә хәрәкәт туктатылган.
• Ярымутаруда яшәүчеләр һәм кунаклардан, иминлек максатында, яңа төбәкләр аша коры җирдән йөрүне сораганнар.
• Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев, күпергә килү юлында “бөке”дә калучыларга ярдәм итү, барлык хезмәтләрнең эшен җайга салу өчен, оператив штаб булдыру турында белдергән.
• Россия Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында күпер терәкләренә түгел, ә юл түшәмәсенә генә зыян килүе турында белдерелгән.
• Белгород өлкәсеннән Кырымга ял итәргә баручы ир белән хатын һәлак булган. Аларның 14 яшьлек кызы хастаханәгә озатылган. Баланың хәле – уртача, дип сөйләгән Белгород губернаторы Вячеслав Гладков.
• Кырымдагы туристларны, мөмкинлеккә карап, кунакханәләрдә калырга чакырганнар. Курортлар министрлыгы координация штабы оештырган, “Кайнар линия” ачкан.
• Гадәттән тыш хәлдән соң тимер юлда да хәрәкәт туктатылып торган. Әмма инде биредә хәрәкәт яңартылган: биш сәгатьлек мәҗбүри тәнәфестән соң Симферополь – Мәскәү поезды күпер аша чыгып киткән.
• Кырым белән Кубань арасында паром кичүе эшләми әле.
• Кырым Дәүләт Советы Рәисе Владимир Константинов Кырым күперенә һөҗүмдә Киевнең террорчылык режимын гаепләгән.
• Украина Баш разведка идарәсе спикеры Андрей Юсов, гадәттән тыш хәлне аңлатып үтүен сорагач, идарә рәисе Кирилл Будановның, “Кырым күпере – анда артык корылма”, дигән сүзләрен искә төшергән.
• Кырым башлыгы республикада яшәүчеләрдән тыныч булып калуны һәм фәкать ышанычлы мәгълүмат чараларына гына таянуны сораган.


Фикер өстәү