Татарстан 25 градус җылы, яшенле, яңгырлы булачак

Дүшәмбе, 17 июльдә, тотрыксыз һава торышына карамастан, температура күтәрелүен дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава саклана. Көндез төбәк территориясенең күпчелек өлешендә кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Төньяк-көнчыгыштан исәчәк җилнең тизлеге яшен вакытында секундына 16-21 метрга җитәчәк дип фаразлана.

Көндез һава температурасы +20..+25 градуска кадәр җылыначак (Казанда +23.. +25 градуска кадәр), дип хәбәр итә метеорологлар.

Сишәмбе һәм чәршәмбе көнне, 18 һәм 19 июльдә, республикада кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле тотрыксыз һава торышы сакланччак дип көтелә. Көндез +28 градуска кадәр җылыначак.

 


Фикер өстәү