Ялларда һава торышы үзгәрә

Ялларда Татарстанда төньяктан килгән циклон йогынтысында эссе һәм дымлы һава шартлары көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Бүген, 4 июльдә республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы 14-19 градус, ә көндез 27-32 градус булыр дип көтелә.

Иртәгә, 5 июльдә һәм дүшәмбе, 6 июльдә төбәктә элеккечә циклон өстенлек итәчәк. Атмосфера фронты кыска вакытлы яңгыр алып киләчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга, урыны белән 23 метрга да җитәргә мөмкин. Кайбер районнарда боз яву ихтималы бар.

Төнлә һава температурасы +16…+22 градус булырга мөмкин. Көндез һава температурасы 27-32 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

Сишәмбе, 7 июльдә Татарстан территориясендә циклонга алмашка антициклон киләчәк. Кайбер районнарда бераз яңгыр яву ихтималы бар. Төнлә һава температурасы +17…+22 градус, көндез янә 27-32 градуска кадәр эсселек көтелә.

Метеорологларның фаразлары буенча, чәршәмбе, 8 июльдә явым-төшем булу ихтималы аз. Көндез һава температурасы +28…+33 градус булырга мөмкин.

 


Фикер өстәү