Ведомство башлыгы Валерий Фальков шул хакта белдергән, дип яза «Коммерсантъ». Министр әйтүенчә, кайбер юнәлешләр буенча барлык бюджет урыннарына олимпиадаларда җиңүчеләрнең кабул ителүе нормаль күренеш була алмый.
Министрлык вузга укырга кергәндә ташламалар бирүне күздә тоткан олимпиадалар исемлегендәге 83 олимпиаданы 63кә генә калдырган инде. Моннан тыш хәзер бары тик 10-11 нче сыйныфлар укучыларының (моңа кадәр 8нче сыйныфтан башлап 11нче сыйныфка кадәр булган) нәтиҗәләрен генә исәпкә алу күздә тотыла. Фәкать олимпиадада җиңүчеләр генә имтиханнарсыз укырга керү хокукын саклап кала, призерларга исә профильле бердәм дәүләт имтиханы буенча 100 балл бирү карала.
Ведомство түләүле урыннар бүлүне аерым караячак. Быел дәүләт, беренче тапкыр буларак, 40 юнәлеш (әйтик, юриспруденция, икътисад һәм менеджмент) буенча түләүле урыннарга кабул итүне җайга алган. Фальков әйтүенчә, түләүле урыннарда бердәм дәүләт имтиханы буенча уртача балл 1,5кә арткан, ә мондый урыннар саны 27,7 процентка кимегән.
Хәзер министрлык университет профиленә, аны тәмамлап чыгучыларга ихтыяҗга күбрәк игътибар итеп, түләүле урыннарны бүлү алымын үзгәртәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез