Газетага язылу

Песков Федераль Җыенга юлламаның форматын үзгәртү турында карар юклыгын хәбәр итте

Ил Хөкүмәте әлегә Россия Президентының Федераль Җыенга юлламасы форматын үзгәртергә ниятләми. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков шулай дип белдерде. Бу хакта «Ведомости» газетасына сылтама белән «Татар-информ» яза.

«Юк, бу җәһәттән бернинди карар да кабул ителмәде», – дип билгеләп үтте Владимир Путинның матбугат секретаре, юллама үз форматын үзгәртергә, әйтик, Россия парламентының ике палатасына да язма мөрәҗәгать рәвешен алырга мөмкинме, дигән сорауга җавап биреп.

Ул шулай ук юлламаның датасы да әлегә төгәл билгеле булмавын әйтте. Юлламаның кайчан (яңа чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны һәм сенаторлар корпусының шактый яңартылуын исәпкә алып) игълан ителәчәгенә килгәндә, Президент әле бу хакта карар кабул итмәде, дип аңлатты Кремль вәкиле.

Соңгы тапкыр Владимир Путин РФ Федераль Җыенына 2024 елның 29 февралендә мөрәҗәгать иткән иде. Ул ике сәгать алты минут дәвам итте һәм иң озыны булды. 2025 елда юллама игълан ителмәде.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре