Газетага язылу

Антибиотиклар эчү сәбәпле 26 яшьлек туташның бөтен тән тиресе чиләнеп куба башлаган

Омск табиблары 26 яшьлек туташны көч-хәл белән үлем тырнагыннан йолып калган. Антибиотиклар эчү сәбәпле, аның организмында котчыкмалы аллергия башланган, дип яза «Российская Газета».

Туташны бөтен тән тиресе чиләнеп куба башлаган хәлдә 1нче ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр һәм шундук реанимациягә салганнар.
Сырхауда Лайелла синдромын (тән тиресенә бик көчле токсик-аллергик зыян килү) ачыклаганнар. Табиблар әйтүенчә, үлем белән яный торган әлеге бик куркыныч чир даруны дөрес кулланмау аркасында барлыкка килә.

Туташның табиб киңәшеннән башка гына, үзбелдеклеләнеп, антибиотиклар белән дәвалануы билгеләнгән. Шул сәбәпле анда бик көчле аллергия барлыкка килгән.

Сырхауга бер ай буе хастаханәдә дәваланырга туры килгән. Хәзер ул, савыгып, өенә кайтарып җибәрелгән.

Медиклар искәртеп үткәнчә, антибиотикларны табиб киңәшеннән башка гына кулланырга ярамый. Алар белән дәваланганда күп кенә нечкәлекләрне, әйтик, дозасының дөрес булуын, хроник авыруларны, башка препаратларга туры килү-килмәвен исәпкә алу таләп ителә чөнки.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре