Татарстанлыларны яшен һәм көчле җил турында кисәттеләр

Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Яшенле яңгыр, секундына 15-20 метр тизлектә җил булуы фаразлана. Шул ук вакытта эсселек сакланачак.

Бүген, 14 августта, республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә, көндез 13 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көндез һава температурасы +27..+32 градус булыр дип фаразлана.

Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә, урыны белән 13 метр, яшен вакытында 15-20 метр булачак. Бүген төнлә һава температурасы +18..+20 градус, көндез +28..+30 градус була.

 

Ялга җыенучыларга киңәшләр: көчле җил һәм яшен вакытында нишләргә?

 


Фикер өстәү