Атна уртасында Татарстанда 37 градус эссе булачак

Атна ахырына кадәр Татарстанда салкынайтмый, аномаль эсселек көчәя. Иртәгә республика буенча 33 градуска кадәр эсселек көтелә, ә чәршәмбе һава температурасы +37 градуска кадәр күтәрелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлары буенча, иртәгә, 17 августта, көндез республикада һава температурасы +28…+33 градус тирәсе була, ә төнлә +15..+20 градус көтелә.

Чәршәмбе явым-төшем ихтималы аз, ә пәнҗешәмбе кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин. Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә республика көнбатыш циклонның җылы секторы йогынтысы зонасына эләгә. Көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан искән җил безнең территориягә эссе һава алып килә.

Шулай итеп, 18 августта һава температурасы көндез +30..+35 градуска кадәр күтәреләчәк, ә төнлә +12..+17 градус, урыны белән +22 градус булырга мөмкин. Көндез, 19 августта һава температурасы +32…+37 градуска кадәр күтәрелә.

Якынча фаразлаулар буенча, җомга һәм шимбә республикада бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +17..+22 градустан да түбән төшмәячәк. 20 августта, көндез +32..+37 градуска кадәр күтәрелә, 21 августта +30..+35 градус, ә көнчыгыш районнарда +37 градуска кадәр булыр, дип фаразлыйлар.


Фикер өстәү