Газетага язылу

Казанда балаларны эзәрлекләгән ир-атны полиция эзли

Казанда балаларны эзәрлекләгән ир-атны полиция эзли

Казанда билгесез ир-ат яшүсмерләрне куркыта һәм эзәрлекли дигән мәгълүмат социаль челтәрләрдә таралган.

Пост авторы сүзләренчә, сәер ир-атны Побежимов урамында күргәннәр. Домофон камерасы видеосында аның бер егет артыннан подъездга йөгереп керүе күренә. Аннан соң подъездда тавышлар ишетелгән.

Шул ук ир-атның бер кыз артыннан да подъездга керергә омтылганы әйтелә. Әмма ишек ябылып калган.

Казан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсе матбугат хезмәте KazanFirst басмасына хәбәр иткәнчә, Авиатөзелеш районындагы йортларның берсенә кадәр билгесез ир-атның яшүсмерне эзәрлекләве турында полициягә хәбәр килгән.

«Хәзерге вакытта әлеге факт буенча “Авиатөзелеш” полиция бүлегендә тикшерү үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип белдергән ведомство.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре