«Ул санаганны ярата»: «ВТ» акчаны арттыру ысулларын барлады

Менә син әле генә, уч тутырып, хезмәт хакы алдың, берникадәр вакыт «патшаларча» яшәдең, ә аннары… Аннары кесәң тирәнлеген үлчәргә генә кала. Чөнки, көндәлек чыгымнар өермәсендә бөтерелеп, акчаның кая киткәнен сизми дә, аңламый да каласың. Баксаң, эшләп тапкан акчаның яртысын диярлек «ашый» торган гадәтләр бар икән. «ВТ» шуларны ачыклап, акчаны юк-барга сарыф итмәү һәм маяны арттыру ысулларын барлады.

Кулда булганда кадерлә

Практик инвестицияләү мәктәбе җитәкчесе, финанс консультанты, практик инвестор Федор Сидоров фикеренчә, гадәтләнгән тормыш рәвешеннән баш тартмыйча гына да, чыгымнарны киметүгә ирешеп була. Моның өчен киңәшләре дә бар.

– Акча санаганны ярата, димәк, керем-чыгымнарны язып барырга кирәк. Бик гади киңәш инде бу. Гадәттә, кешеләрнең болай эшләмәскә ике сәбәбе була: акчаны санап тотарга ихтыяҗ юк, чөнки ул аз, йә санап булмаслык күп. Еш кына без көндәлектә башкара торган вак-төяк сатып алуларны чыгым рәтенә кертмибез. Әмма тамчыдан күл җыела. Акча күп, шуңа санап тотмыйм дигәннән, финанс белемнәрнең сай булса, акчаның күплеге генә коткармый, – ди белгеч.

Керем һәм чыгымнарны язып баруны күңелле итәргә дә мөмкин. Әйтик, гадәти кәгазьгә язып барганчы, Exel таблицасына тутырырга, мобиль кушымталар кулланырга.

– Хисап алып бару – бер нәрсә, аны даими башкару да мөһим. Баш мие яңалыкны, үзгәрешләрне авыр кабул итә инде ул. Шуңа күрә башлангыч этапта сабырлык та, кызыксыну да күп кирәк булыр. Психологлар әйтүенчә, гадәт 21–40 көн эчендә формалаша. Акчагызның нәрсәгә тотылганын белмичә баеп булмаячак, – ди белгеч. – Керем-чыгым хисабын алып баргач, нәрсә өчен акчаны күбрәк сарыф итүегез ачык күренәчәк. Минем тәҗрибәмдә шундый хәлләрнең дә булганы бар: хәмер, тәмәке белән дус булган кешеләр, бу гадәтләргә никадәр акча тотуларын күргәч, эчүне дә, тартуны да ташлады. Иң мөһиме – үз-үзеңне чикләү түгел, ә акчага һәм ул тотыла торган тармакларга аек акыл белән карау. «Экономия» дигән сүзне башыгызда тотмагыз. Ул, гадәттә, тискәре мәгънәдә кулланыла. «Киләчәккә инвестиция» дигән заманча сүз куллансагыз, баш мие бөтенләй башкача эшли башлаячак.

Федор Сидоров «чикләү», «акчаны янга калдыру» кебек сүзләр урынына менә мондыйларын кабатларга тәкъдим итә:

– «Мин акчаны саклыйм»;

– «Мин тотып калган акчаны үсеш һәм инвестиция өчен кулланам»;

– «Мин тормышымны һәм матди мөмкинлекләремне контрольдә тотам».

Федор Сидоров әйтүечә, чыгымнарны киметү дигәндә һәр кешегә туры килерлек формула юк. Чөнки һәркем төрле тормыш кичерә, төрлечә яши.

– Чыгымнарны киметү буенча һәркемгә утырып уйларга, анализ ясарга киңәш итәм. Мин мисаллар гына китерәм. Әйтик, кофейняларда эчемлек сатып алганчы (гадәттә, 150–300 сум була ул), аны өйдә ясагыз. Өйгә азык-төлек китертү белән мавыкмагыз. Китереп бирү бәясе кыйммәт. Кибетләрдә акция, кэшбек, ташламалар булып тора, даими күзәтеп барыгыз. Картагыздагы «автоплатеж» хезмәтен тикшерегез. Бәлки, сезгә кирәкмәгән хезмәтләр кушылгандыр. Шушы ук киңәш элемтә тарифына да кагыла.

Шәхси финанслар буенча белгеч Максим Темченко әйтүенчә, хезмәт хакыннан хезмәт хакына кадәр яшәгән кеше дә маяга дип берникадәр сумма җыя башларга тиеш. «Әлбәттә, бу җиңел түгел. Күпләр бөтен керем-чыгымнардан калган сумманы маяга дип туплый. Ягъни ай азагында калган сумманы. Тик мин башкача эшләргә киңәш итәр идем. Кулга керем алуга, шул сумманың бер өлешен алып куярга. Башта сез үзегезгә түләргә тиеш. Аннан соң гына коммуналь хезмәтләргә, кредитка, азык-төлеккә. Җыйган акчагыз – сезнең киләчәгегез ул, матди яктан бәйсезлегегез күрсәткече. Күпләр керемнең 10 процентын алып калырга куша. Аздан башларга тәкъдим итәм. Мәсәлән, 3 проценттан. Аена 500 сум алып кала алсагыз да, елына 6000 сум дигән сүз бит бу. «Инвестицион портфель» ачарга, кертем итеп банкка салырга мөмкин», – ди белгеч.

Начар гадәтләр

  1. Тәмәке тарту. Бу гадәт акча янчыгына гына түгел, сәламәтлеккә дә зыян сала. Акчагызның төтенгә әйләнмәвен теләсәгез, тәмәке тартудан баш тартырга кирәк. Бәлки, математик исәпләүләр моңа этәргеч булыр. Әйтик, кеше көненә 200 сумлык бер пачка тәмәке тартып бетерә, ди. 200 сумны елның 365 көненә тапкырласак, аз да түгел, күп тә түгел – 73 000 мең сум килеп чыга.
  2. Фастфуд һәм газлы эчемлекләр. Болары да матди һәм рухи яктан зыянлы гадәтләр рәтенә керә. Әйе, фастфуд – кызыктыргыч ризык. Әмма ул өй ризыгыннан күпкә кыйммәтрәк. Чагыштыру өчен, гадәти ашханә менюсына һәм фастфуд нокталары тәкъдим итә торган ризыкларның бәяләренә күз салу да җитә. Баллы сулар белән дә шул ук хәл. Аларны даими эчеп торган кеше көненә 150–200 сумлап акчасын сарыф итә дигән сүз.
  3. Такси. Сүз дә юк, бу хезмәттән бөтенләй баш тартып булмый. Әмма яшерен-батырын түгел, күп очракта таксины ялкаулык өстен чыкканга күрә чакырабыз бит. Яисә вакытны дөрес итеп бүлә белмәгәнгә күрә. Әйтик, эшкә соңга калганда.
  4. Элемтә өчен түләү. Күпләр элемтәнең «безлимитный» дигән төренә кызыга. Әмма аны сайлаганчы, җиде кат уйлау зыян итмәс. Сез телефон аша көн саен, сәгатьләр буе аралашасызмы? Яисә көнгә ничәдер минут җитәме? Тарифны дөрес итеп сайлау аена 1 мең сумга кадәр акчаны янга калдырырга булышачак. Ел буена исәпләсәң, шактый сумма бу.
  5. Бурычка акча бирү. Якын кешеләргә матди яктан булышу – яхшы гамәлдер. Әмма финанс белеме ягыннан бу бер дә хуплана торган эш түгел. Чөнки эшләп тапкан акчагызның барлык өлеше дә сезнең карамакта түгел дигән сүз (мәсәлән, 100 мең сум хезмәт хакының 80 меңе генә бар).
  6. Уйламыйча нидер сатып алу. Кибеткә исемлек төзеп барырга дип юкка гына әйтми белгечләр. Кешедә күзе төшкән нәрсәне сатып алу гадәте бар. Кибеткә һәрвакыт максатчан йөрергә кирәк. Акчаны да кирәк әйберләрне сатып алырга җитәрлек кенә итеп йөртергә. Иң яхшысы – кәгазь акча белән йөрергә. Чөнки карта белән түләгәндә күпме акча сарыф ителгәненә һәм картада күпме калганына әллә ни игътибар бирмисең. Билгеле бер вакыт җиткәнче, әлбәттә.
  7. Сагыз, көнбагыш. Фастфуд һәм газлы эчемлекләр очрагында кебек үк, сагыз чәйнәү, көнбагыш чиртү – начар гадәт. Әллә ни югалтмыйм, дисәгез дә, саный башласаң, түгәрәк суммалар җыелырга мөмкин. Әйтик, яхшы саналган сагызның да хәзер хакы 50–100 сумнан ким түгел. Аена дүрт тапкыр сагыз алган очракта гына да, 400 сум тирәсе акча сарыф ителә бит.
  8. Ярымфабрикатлар сатып алу. Иң беренче чиратта, алар кыйммәт. Аларны кеше үзе дә ясап, катырып куя ала. Ялкаулыкны җиңсә, әлбәттә.
  9. Төрле интернет-хезмәтләр өчен түләү. Телефон, ноутбук, гомумән, гаджетларыбызны кызыклы итә торган интернет-хезмәтләр хәзерге заманда арзан түгел. Әле аларның кайсылары ай саен билгеле бер сумма сорый (әйтик, музыка тыңлау өчен).

Сан 

Сез керем-чыгымнарыгызны тикшереп торасызмы? «Работа.ру» һәм «Сбер» хезмәтләре белгечләре ил халкыннан шул хакта сорашкан. Нәтиҗәләр болайрак:

62% – чыгымнарны контрольдә тота

12% – ай азагында чыгымнарын барлый

10% – әллә ни контрольдә тотмый

9% – бөтенләй контрольдә тотмый һәм җыенмый

6%  – исәп-хисап алып бару турында хыяллана

Сораштырудан күренгәнчә, акча иң күп тотыла торган чыгымнар рәтенә торак-коммуналь хезмәтләр (26%), балалар өчен кирәк-яраклар сатып алу (24%), кредит түләүләре (20%), интернет һәм элемтә (19%), белем алу (17%), кием-салым (16%), машинаны карап тоту (13%) кергән.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү