Ялга җыенучыларга киңәшләр: көчле җил һәм яшен вакытында нишләргә?

Ялга җыенучыларга киңәшләр

– Иң элек алдагы көннәргә нинди һава торышы буласын белешегез.

– Үзегез белән тиешле җайланмалар, җиһазлар, саклык чараларын алыгыз.

Көчле җил вакытында нишләргә?

Якында бина булса, шунда керегез;

– балаларны караучысыз калдырмагыз;

– әгәр дә көчле җил чыкканда, урамда булсагыз, җир асты юлларына яки бина подъездларында керегез;

– бу вакытта йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Шулай ук җәмәгать транспорты тукталышлары, төзелмәгән биналар янында ышыкланырга да ярамый;

– урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк;

– зур агачлар янында тормагыз. Агач астына машиналарыгызны куймагыз;

– көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч;

– өстегезгә тәрәзә пыялалары, түбә калайлары, йортны бизәгән элементлар килеп төшмәсен. Ул урыннан читкә китегез;

– йортларның барлык тәрәзәләрен нык итеп ябарга, балконнардан тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып ташларга кирәк;

– торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләр янына якын килмәгез.

Яшен вакытында нишләргә?

– Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгыр астында калсагыз, һичшиксез, туктап торыгыз;

– машинада да барырга ярамый. Электроникасы бозылып, яшен сугу ихтималы зур;

– яшен вакытында ачык урында булсагыз, җиргә ятарга киңәш ителә. Суга керергә ярамый. Янәшәгездә күл, сулык булмасын. Су яшенне үзенә тарта;

– нинди генә бәла-каза булса да, «112» номерына шалтыратыгыз.

 

Фото: zwezda.su


Фикер өстәү