Доллар биюе: валюта базарындагы тотрыксызлык бәяләргә тәэсир итәчәкме?

Көнкүреш техникасы, кием-салым һәм машина. Доллар кискен үсү аркасында, барыннан да бигрәк, әнә шул төр товарларга бәяләр артачак, ди белгечләр. Хәер, алар да белеп бетерми бугай. Көн дә ашый торган суган да чит ил валютасы артыннан куа әнә. Бу атнада аның бер килосы 70 сумлык чиккә җиткән. Валюта базарындагы тотрыксызлык бәяләргә ничек тәэсир итте? Кесәдәге акчаны нишләтергә? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Тәгәри китте рубль

Июнь башыннан бирле доллар курсы рубльгә карата 11,5 процентка (81,1 сумнан 90,4 сумга кадәр), ә евро курсы  14,8 процентка (86,5 сумнан 99,3 сумга кадәр) үсте. Берничә айдан бирле үз кыйммәтен югалтучы рубль май аенда бераз тотрыкланса, җәйгә кергәч кабат түбән тәгәри башлады. Ә июнь азагында «Вагнер» шәхси хәрби компаниясе тирәсендәге вакыйгалар тәмам тынычлыкны урлады булса кирәк. 6 июль көнне доллар – 94, ә евро 102 сумлык чикне узды. Әлеге язма газетага әзерләнгәндә чит ил валюталары 90 сум 63 тиен һәм 99 сум 89 тиен тора иде. Акча базарында хәлләр әнә шундый. Доллар курсы бер атнадан бирле 90 сумлык чиктән төшми. Чагыштыру өчен: узган елның июлендә ул иң күбе 63 сум 14 тиен торган. Рубль узган елның мартындагы тискәре рекордын яңартты.

– Доллар чама белән 10 процентка кыйммәтләнгән икән, димәк, бәяләр дә ким дигәндә шул кадәр артачак, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин. – Моңа җитештерүчеләр, арадашчылар һәм кибет хуҗалары өстәгән кыйммәтне дә кушсаң, валюта базарындагы соңгы вакыйгалар аркасында бәяләр 15–20 процентка кадәр артачагына гаҗәпләнәсе юк.

Татар күрми ышанмый, ди. Шуңа күрә без дә бүгенге бәяләргә күз салдык.

Телевизор тик тора

– Долларга бәйле рәвештә бәяләр артырга өлгермәде әле. Иске бәя белән кайткан товарны сатабыз, – ди башкаладагы көнкүреш техникасы сатучы кибетләрнең берсендә өлкән сатучы булып эшләүче Искәндәр Насыйров. – Доллар күтәрелү эссез генә узмаячак, әлбәттә. Тик әлегә бу хакта  бер сүз дә әйтүче юк. Көтәбез. Дөресен генә әйткәндә, соңгы бер ел – ел ярымда бәяләрнең артудан туктаганы да юк. Алар акрынлап, әмма тотрыклы рәвештә үсә. Аерым бер товарлар гына түгел, ә барысы да кыйммәтләнә. Бәлки, акча янчыгына артык сизелмәсен өчен махсус шулай эшлиләрдер. Хәтерләсәгез, былтыр доллар кинәт югары сикергәч, халык дәррәү кубып көнкүреш техникасы кибетләреннән телевизор-суыткыч сатып ала башлады. Киштәләр бушап калды хәтта. Быел андый хәл юк. Сатып алучылар күп түгел. Кирәкле көнкүреш техникасын былтыр ук запас белән алып бетергәннәр, ахры (көлә).

Сатучы сүзләренә караганда, эссе җәйдә иң күп сатылучы техника – җилләткеч һәм кондиционер. «Рассрочка»га карата кызыксыну арткан. Җәй көне аш бүлмәсе техникасына да сорау зур икән. Соңгысы өйдә ремонт ясаучылардыр инде.

– Доллар кыйммәтләнү иң беренче чиратта параллель импорт буенча кайтучы товарларга тәэсир итәчәк, – ди Искәндәр Насыйров. – «Параллель» техниканы күбрәк Үзбәкстанда җыялар. Сыйфаты элеккеге кер юу машиналары, суыткычлардан бераз калыша. Әлегә кибеттә Европа товарлары җитәрлек. Шуңа күрә якын арада көнкүреш техникасы сатып алырга теләүчеләргә тизрәк уйларга киңәш итәбез. Параллель импорт буенча техника сата башлаганнан бирле ватык тузан суырткыч, чәйнекләрне кире кайтаручылар саны артты. Әмма ул дәрәҗәдә үк куркыныч түгел.

Әй, машина, машина…

– Бәяләр үсү күптән гадәти хәлгә әйләнде бит инде, – ди башкалада «Hyundai» автомобильләре сатылучы салонда эшләүче Артур Сафин. – Машиналар илгә нигездә параллель импорт буенча Казахстаннан кайтарыла. Баштарак мондый автомобильләргә салонда 400–500 мең сумга кадәр ташлама ясый идек. Хәзер акцияләр юк диярлек. Бәяләр артуны әнә шул рәвешле йөгәнләргә тырышалар. Аңлашыла ки, машиналар кыйммәтрәк булган саен, сорау кимеячәк.

Чит илнекен генә түгел, үзебезнең «тимер ат»ларны сатып алырга да калын акча янчыгы кирәкмәгәе. Бу көннәрдә Екатеринбургта узган «Иннопром – 2023» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә «АвтоВАЗ» генераль директоры Максим Соколов тел яшереп тормады.

– Долларның рубльгә карата үсүе «Lada» автомобильләренең тәкъдим ителгән соңгы бәясенә тәэсир итәчәк, – диде ул. – Соңгы ике айда гына да читтән кайтучы машина комплектлары 15–20 процентка кыйммәтләнде. Без бәяләр артмасын өчен хәлдән килгәнне эшләячәкбез.

Сүз уңаеннан, бу җәйдә «АвтоВАЗ» Санкт-Петербургта яңа «Lada X-Cross 5» автомобильләре җитештерә башлады. Табадан яңа төшкән «тимер ат» якынча 2,5 миллион сум торачак, ди. Казан автомобиль салоннарында исә бернинди уңайлыклары булмаган «коры» «Lada Granta» машинасы 785 мең сумнан башлана.

Пәлтәсез, әмма тораклы

– Милек базарында әллә ни үзгәреш юк, – ди риэлтор Наилә Садриева. – Гомумән, бу вакытта күчемсез милек базарында тынлык күзәтелә. Җәй, гадәттә, фатир сату-алу вакыты түгел. Арзанрак булгач, халык күбрәк икенчел торак базары белән кызыксына. Статистика мәгълүматларына караганда, соңгы ярты ел эчендә Татарстан башкаласында мондый фатирларның бәясе 1,4 процентка арткан. Июньдә иске йортлардагы торакның бер квадрат метры якынча 145 мең сум дип бәяләнде. Көзгә таба фатирны арендалау 15–20 процентка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин. Сәбәпләре билгеле инде: шәһәргә студентлар килә.

Кием-салым сатучылар да көзне куркып көтә.

– Билгеле хәлләр аркасында, читтән сыйфатлы кием-салым алып кайту шактый читенләште, – ди Казанның «Бигзур» сәүдә үзәгендә эшләүче эшкуар Лениза ханым. – Безнең халык сыйфатлы тукымадан тегелгән, яхшы фурнитуралы күлмәк, пәлтәгә ияләшеп беткән иде инде. Хәзер сатып алучыларның зәвыгына туры килерлек кием-салым табу бик авыр. Яз көне Кытай, Төркия фабрикалары белән эшли башладык. Үзегез уйлап карагыз: быел хатын-кызларга җәйге күлмәкләр уртача 6–8 мең сум тора. Доллар кискен кыйммәтләнгәнче, көзге кием-салымга заказ биреп калырга өлгердем. Киемнәр арзан түгел, ирләр чалбары 5–6 мең сумнан башлана. Кышкы киемнәрне карарга да куркам. Доллар үскән дип, базардан ат бәясенә миннән кем куртка алсын?

Үзе түгел, бәясе елата

Доллар артыннан чит ил кояшы да кыйммәтләнгән.

– Моннан ике ай элек кенә АКШ валютасы 75 сум тирәсе тора иде, бүген ул 90 сумнан да кыйммәтрәк. Юллама бәяләре дә камыр кебек күперде, әлбәттә, – ди Чаллыдагы юлламалар сату агентлыгы хезмәткәре Айгөл Вафина. – Быелның май ае белән чагыштырганда, шул ук юлламаларны ким дигәндә 100 мең сумга кыйммәтрәккә сатабыз. Бүген Төркиядә август азагында дүрт кешегә бер атналык юллама бәясе 200 мең сумнан башлана. Арзан бит дисезме? Очып киткәндә юлда – бер көн, кире кайтканда – ярты көн югала чөнки. Җәйгә очу вакыты уңайлы булган юлламалар калмады инде. Октябрь уртасында шундый ук ял бәясе уртача 240–260 мең сумнан башлана. Доллар үсүдән туктаса, юллама бәяләре көзгә бераз төшәр, бәлки.

Чит ил кояшы еракта булса, суган үзебездә үсә дә бит, аннан ни файда? Ул да кыйммәтләнгән. Бу атнада социаль челтәрләрдә халык яшелчә, җиләк-җимеш базарында төшерелгән фотоларга бик гаҗәпләнде. «Җылы яктан кайткан абрикос, шәфталуның килограммы 100 сум торса, үзебездә үстерелә торган суган 70 сум», – дип аптырашты алар. «ВТ» хәбәрчесе яшелчә бәясен «Татарстанстат» сайтыннан белеште. 3 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, республикада суганның бер килосы 63 сум тора. Белгечләр яшелчә бәясе артуын аңлатырга да тырышкан. Әйтүләренә караганда, әлегә үзебездә суганның яңа уңышы өлгермәгән, ә булганы исә беткән. Киштәгә исә ул Үзәк һәм Урта Азиядән кайта. Тик быел кояшлы илләрдә кыш артык салкын булу сәбәпле, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Казахстан яшелчәне читкә озатуга өлешчә чик куйган, ди. Әле доллар кыйммәтләнүен исәпкә алмаган булганнардыр…

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү