Секонд-хендтан киенүчеләр арткан: иске яңаны саклыймы, әллә хәлләр мөшкелме?

Исемендә түгел эш, җисемендә. Россиядә, 2021 ел нәтиҗәләре буенча,  кулланылган (б/у. – Ред.) кием-салым сатып алучылар һәм сатучылар саны 13,4 процентка арткан. Алыш-биреш күләме 110,6 млрд сумга җиткән, ди белгечләр. Кеше кигәнне кию, башкалардан кием кабул итү – үзеңне кимсетүме, акчаны янга калдыру ысулымы? Әллә соң, берәүнең яңасыннан үзеңнен искең яхшы, дип яшәү дөресрәкме?

Кызыксыну кабат уянган

Секонд-хендлар (кулланылган кием-салым сата торган кибетләр. – Ред.) чәчәк аткан чор узган гасырның 90 нчы елларына туры килә. Көнбатыштан кайтартылган кием-салым өем-өем ята иде, дип искә ала шул чор кешеләре. Кытай, Төркия, Польша кебек илләрдә аларга алмаш булырдай товарлар җитештерә башлагач, секонд-хендларга булган кызыксыну да кимеде. Хәзер исә кытлык заманасы да түгел, кибетләрнең күплегенә, алардагы киемнең чуарлыгына ис-акылың китәрлек. Шулай да Россиядә кулланылган әйберләр базары да үсештә. Белгечләр әйтүенчә, «Юла», «Авито» кебек игъланнар өчен сайтларда, социаль челтәрләрдәге махсус төркемнәрдә кулланылган кием-салымны бушка бирүчеләр яисә үз бәясен киметеп сатучыларның төгәл санын белеп тә булмый.

Кайбер сораштырулардан күренгәнчә, Россиядә яшәүчеләрнең 25 процентының кайчан да булса бер секонд-хендтан кием-салым сатып алганы бар икән. Андый кибетләргә иң еш мөрәҗәгать итүчеләр – 44 яшькәчә булган кешеләр. Бигрәк тә 1984–2000 еллар аралыгында туучылар – икенчел кием-салым базарының үсешен тәэмин итүчеләр, ди белгечләр.

Пандемия генә сәбәпчеме?

Газетабызның даими белгече Ләйсән Халикова әйтүенчә, бу мәсьәләгә кешеләрнең төрле булуыннан чыгып карарга кирәк. «Һәр кешенең фикерләү рәвеше дә, тормыш дәрәҗәсе дә төрле. Кемгәдер кулланылган кием-салым кибетләрендә киенү гадәти хәл тоелса, башкалар моны тәнкыйтьләргә мөмкин», – ди ул.

Кызыксынуга китергән сәбәпләр арасында төп урынны коронавирус пандемиясе били, дигән фикердә белгеч. «2020 елда кешеләрнең кереме кимеде. Кәттә, «бренд»лы киемнәр кияргә генә күнеккән кешеләр яңа товарны үз бәясенә сатып алмаслык дәрәҗәгә җитте. Секонд-хендларның активлашуы шуңа да бәйле. Яхшы кибетләрдә киенергә ияләнгән кешеләр сыйфатка да ияләшкән була. Шуңа күрә алар, сыйфат та төшмәсен, артык акча да чыкмасын дип, шундый ук товарны арзангарак тәкъдим итә торган сату урыннарына йөри башлагандыр да. Үзләренең кесәсенә карап, тагын да түбәнрәк дәрәҗәдәге кибетләргә күчүчеләр дә булмады түгел», – ди Ләйсән Халикова.

Аның сүзләренчә, Россиядә генә секонд-хенд кебек кибетләргә сәер караш яши. «Европа, АКШта бу – норма. Бер генә киелгән яисә бер дә киелмәгән киемнәрне сату – анда гадәти күренеш. Бездә «Авито», «Юла» кебек белдерү сайтларын куллана башладылар инде. Моны мин оптимизация ысулы дип саныйм. Әйтик, бер бәйрәмдә кигән күлмәгебез бар, ди, файдаланмый ята инде ул. Үзегезгә инде ярамаса да, ошамаса да, бүтән берәүгә ошарга һәм ярарга мөмкин бит. Ике якка да файдалы. Тузан җыеп ятасы кием матди ярдәм дә китерәчәк», – ди ул.

Ләйсән Халикова әйтүенчә, секонд-хенд кебек кибетләр тематик чаралар булганда аеруча ярап куя.

Зәвыклы һәм заманча киенергә булышучы белгеч Наилә Шиһапова, кешеләрнең кием-салымга булган карашы үзгәрә баруына шатланам, ди. Монда инде икътисади сәбәпләр белән генә чикләнергә кирәкми. Моны аңлы куллануга (разумное потребление. – Ред.) бер адым дип саный ул.

– Мондый кибетләрнең «хәерчеләр кибете» дигән аты бар. Россиядә бу хәрәкәткә карата фикер үзгәреше булуына сөенәм генә. Бу – дөрес юнәлештә фикер йөртү. Андый кибетләрдә еш кына бик матур, үзенчәлекле, башкаларда булмаган нәрсәләргә тап булырга мөмкин, – ди ул. – Бу кибетләр кешеләрнең акчасын да янда калдыра, үзенчәлекле итеп киенергә мөмкинлек тә бирә. Кайберәүләр гигиена ягыннан моңа шикләнеп карыйдыр. Шулай да, кием-салымны эшкәртмичә сатарга куймыйлар инде. Кайберәүләр әле аны кимичә, яңа килеш бирә. Мондый кибетләрдә нидер табуны сәләт дип саныйм.

Арзан, димәк, начар сыйфатлы. Практик психолог Зөһрә Кәримова сүзләренчә, баш миен мондый фикерләү рәвешеннән азат итәргә кирәк. Еш кына бик кыйммәтле саналган кием-салымнан да күңел кайтырга, аның сыйфаты түбән булырга мөмкин.

– Кием-салым сатып алганда да кеше өстенлекләрне билгеләсен иде. Әйтик, чүпрәк-чапрак җыю минем тормышымда ни дәрәҗәдә әһәмиятле? Белем алу, күнекмәләрне арттырудан мөһимрәкме ул? Шуны онытмыйк: кием кешене түгел, кеше киемне бизи. Бик кыйммәтле кием киеп тә фәкыйрь күренергә бик җиңел һәм киресенчә. Кием астында нинди күңел, җан асравың мөһимрәк, – ди белгеч. – Секонд-хендларга бу арада гына еш йөри башладылар димәс идем. Бу элек тә бар иде һәм шулай булачак та. Асылда, кешегә күп кием кирәкми дә. База буларак берничә булса, җиткән. Кием-салым тиз туйдыра. Туйдырмасын өчен, стилист белән эшләргә кирәк. Шуңа да арзанракны сатып алып, аны берничә кат кию юлын сайлауны кулайрак күрәләр.

Кешегә дә бирәм, кешенекен дә киям

Кытлык заманасы түгел, дисәк тә, барлык кешенең дә бер төрле яшәмәвен күрсәтә торган күренешләр бар инде ул. Хезмәттәшебез Гөлгенә Шиһапованың фикере бу. Хәйрия, кешеләргә ярдәм итү юнәлешендә эшләгән журналистка кием-салым сорап игълан бирүчеләр аз түгел.

– Начар илдә яшәмибез, әмма шушы эш белән җәмгыятьнең кемгәдер күренеп бетмәгән китек якларын да күрәбез. Элегрәк башка берәүнең киемен киюдән кеше читенсенгән булса, соңгы елларда бу бер дә алай түгел. Бөтен әйбер кыйбат. Кеше кием кисенме, ашарына алсынмы? Кием сорап мөрәҗәгать итүчеләрем дә, сыйфаты ягыннан яраклы булган кигән киемнәре белән даими рәвештә бүлешүчеләрем дә, размерларын туры китереп өләшүче гаиләләрем дә бар, – ди ул. – Киемнәрне үзем белгән кешеләргә таратам. Кабул итеп алганнар гел рәхмәт әйтеп яши, кием кигән саен рәхмәт укый. Кемгәдер киемләтә булышу да сөенеч бирә. Булганны саклап ятканчы, кемгәдер файда китерсә, яхшырактыр.

Казаннан Энҗе Шакирҗанова, кеше кигән киемнәрне кияргә күңел тартмый, ди.

– Кечкенә вакытта апалардан калган киемнәрне еш кияргә туры килде инде. Хәзер бик күңел ятмый. Ничек кенә булса да, индивидуальлек яклымын. Киемдә кешенең энергиясе кала сыман. Секонд-хендлардан киемне шуңа да алмас идем, – ди ул.

Кукмарадан Айгөл Гатауллина һәр нәрсәнең, шул исәптән кием-салымның да практик кулланышта булуы яклы.

– Мин киемнең элгечтә эленеп торуын яки чормада тузан җыеп исраф булып ятуын яратмыйм. Кием искергән, киярлек түгел икән, мин аны чүпрәккә тотам яки ягам. Әле киярдәй, ләкин инде туйдырган яки тар калган киемнәрне мин очсызга гына сатарга куям. Шул рәвешчә, кием әрәм булмый, яңа хуҗасын таба, – ди ул. – Кайбер кеше энергия алмашы дигән ырымнарга ышана. Киемемне кешегә биргәннән соң энергиям сүнгәнен сизгән юк. Минемчә, бу – әкият. Киресенчә, шкафым кирәкмәс киемнәрдән бушап калгач, рәхәт булып китә. Мин үзем дә башкаларның киелгән киемнәрен сатып алып кигәлим, күптән түгел бик матур блузка алдым, мәсәлән. Кешедән алгач, әйбәтләп юам, үтүклим дә, киемгә яңа тормыш бүләк итәм.

ФИКЕР

Александр Васильев, мода, сәнгать белгече:

– Секонд-хенд – әйберләрне аңлы куллану урыны ул. Мода һәм текстиль җитештерү базары дөньяда әйләнә-тирә мохитне пычрату буенча икенче урында тора. Күп су, электр һәм буяулар сарыф ителә. Өстәвенә соңгы елларда дөньяда сыйфатлырак материалдан шактый матур кием-салым җитештерә башладылар. Кешегә теге яисә бу кием стиль буенча да, төс буенча да туры килә икән, кисен. Әлбәттә, ул кием-салым артык таушалган булмаса. Хәер, әле дә ертык джинс һәм өс киемнәре әле дә модада. Россиядә яшәүчеләрнең күпчелегенә кулланылган кием-салым сатып алырга мәҗүсилеккә ышану киртә булып тора. Күпләр, иске киемдә элеккеге хуҗасының җаны яши, дип саный. Шул кигән киемнән аның җаны чыгар төсле. Берәү дә чыкмый инде. Көя күбәләге очып чыкса гына…

(«Аргументы и факты» басмасына әйткән фикере)

САН

«PwC» хезмәте тикшеренүләреннән күренгәнчә, 2020 елгы коронавирус пандемиясе аркасында Россиядә яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы өс һәм аяк киемен сатып алуда үзен чикли башлаган. Шуларның 36 проценты кибетләрдә була торган ташламаларга ешрак игътибар бирә, 18 проценты арзанрак товарларга күчкән.

КИҢӘШ

Киеп туйган, әмма әле киярлеге булган кием-салымны зур сәүдә үзәкләрендәге кибетләргә эшкәртүгә тапшырып, яхшы гына ташламага да ия булырга мөмкин. Минекен башка берәү кимәсен, дисәгез, шулай итәргә була.

Зур шәһәрләрдә кием-салым кабул итә торган махсус пунктлар бар. Алар кулланышта булган ярыйсы гына сыйфатлы киемнәрне мохтаҗлар өчен җыя.

Башкалада секонд-хенд кибетләре дә бар. Сыйфатлы, үзенчәлекле киемнәрне тапшырсагыз, алар да ташлама тәкъдим итәргә мөмкин.

Чулпан Гарифуллина

 

 


Фикер өстәү