8 гыйнварда нинди күңел ачу чаралары булачак?

Яңа елга багышланган күңел ачу чараларын барлауны дәвам иттерәбез. Бүген, 8 гыйнварда, Казан халкын нинди кызыклар көтә соң?

13 гыйнварга кадәр «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта «КышДаКарФест» фестивале уза. Биредәге Яңа ел ярминкәсендә республика һөнәрчеләре, фермерлары үз продукциясен тәкъдим итә.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы да 10 гыйнварга кадәр театральләштерелгән тамашаларга, Кыш бабай һәм Кар кызы катнашындагы Яңа ел экскурсияләренә, уеннар, квестлар, мастер-класслар, иҗади дәресләргә чакыра. Кремль территориясендә урнашкан җиде музейның һәркайсы балалар һәм өлкәннәр өчен үзенчәлекле программа әзерләгән.

Моннан тыш:

  • 9:00 сәгатьтә Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында спорт чаралары узачак:
  • 11:00 сәгатьтә «Черек күл»паркына фигуралы шуу буенча балалар өчен мастер-класска чакыралар;
  • 14:00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда тәмле, барбекюлы кичә узачак;
  • 16:00 сәгатьтә «КрыльяСоветов» паркында Яңа ел тамашасы булыр дип көтелә.

Яңа елга багышланган чараларны Казан циркы һәм «Әкият» курчак театрына барып та карарга мөмкин. Тамашалар 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Казанның яшь тамашачы театрларында, Качалов театры, Камал театры һәм Тинчурин театрында да балалар өчен махсус спектакльләр күрсәтеләчәк.


Фикер өстәү