1 июньдә музейларда экскурсияләрне балалар уздырачак

Ачык һавада әкиятләр, остаханәләр, яраткан мультфильм геройлары турында лекцияләр, музейлар буйлап экскурсия уздыру мөмкинлеге… Татарстанның мәдәният учреждениеләре 1 июнь – Балалар яклау көнендә генә түгел, җәйге каникуллар беткәнче килеп күрерлек шәп чаралар әзерли.

Бу турыда Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова хәбәр итте. “Җәй – ул, барыннан да элек, каникуллар. Ә каникулларны файдалы итеп үткәрергә кирәк. Без республика театрларында, китапханәләр һәм музейларда махсус җәйге программа әзерләдек. Мәдәният учреждениеләре балалар һәм үсмерләрне кызыклы чаралар – спектакльләр, интерактивлар, масштаблы фестивальләр, мастер-класслар, квестлар, презентацияләрдә көтеп кала”, – дип сөйләде ул.

Балаларны яклау көненә килгәндә, бу көнне “Әкият” балалар үзәгендә “Укучының мәдәни көндәлеге” проектында җиңүчеләр җыелачак. Соңыннан “Әкият” “ТатарКино” белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм оештырачак. Бәйрәмгә керү ирекле. Шуннан соң бәйрәмне гаилә белән урамда уздырырга чакыра алар. Бик күп мастер-класслар, спорт ярышлары, юл хәрәкәте иминлеге буенча махсус программа әзерләгәннәр.

Бәйрәм чаралары Татарстанның Милли музее һәм аның филиалларында да узачак. Бу көнне музейларда экскурсияләрне мәктәп укучылары үткәрер дип көтелә. Экскурсоводларның яше – 9дан 17 яшькә кадәр.

Җәйнең беренче көнендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Без Кремльне яратабыз!» фестивале дә узачак.

Тинчурин театры исә Тинчурин паркында узачак «Балачак бәйрәме»нә чакыра. Чарада төрле конкурслар, музыкаль номерлар, спорт ярышлары булыр дип көтелә.

Шулай ук монда “Уен-фест!” балалар фестивале һәм мастер-класслар уздырылачак. Ә «Могҗиза» театр студиясендә шөгыльләнүче балалар «Михербанлык» спектакленнән өзек күрсәтәчәк. Бәйрәм кунаклары өчен Тинчурин театры әкиятләрдән өзекләр дә әзерләгән, алар ачык һавада укылачак.


Фикер өстәү