Татарстан башкаласында 75 меңнән артык кеше иреклеләр эшчәнлеге белән шөгыльләнә, аларның 62 меңен яшьләр тәшкил итә. Җәй айларында гына да волонтерлык хәрәкәтенә тагын 3,5 мең катнашучы кушылган. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков сөйләде.
Аның сүзләренчә, конкурсның йомгаклары көз ахырында ясала: ноябрьдә бәйгенең читтән торып һәм ачык форматтагы этаплары узачак. Җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү Иреклеләр көне алдыннан – 4 декабрьгә планлаштырылган. Команда бәйгеләрендә Казанның югары уку йортлары, көллиятләре һәм предприятие–оешмалары каршында эшләп килүче иреклеләр берләшмәләре катнаша ала.
– Иң төп «Ел иреклесе» номинациясендә җиңүче «Казан волонтеры» мактаулы билгесенә лаек булачак, ә башка номинация лауреатларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Ноябрь ахырында иреклеләр өчен «Күңел биреп эшлибез» дип аталган икенче белем бирү программасы узачак, – диде Дмитрий Хвостиков.
Шәһәр башлыгы Илсур Метшин, бүгенге көндә иреклеләр хәрәкәте аерым әһәмияткә ия, дип саный.
– Без беренче тапкыр волонтерлар турында Универсиадага әзерлек вакытында ишеттек, ә аннары бу юнәлештәге белемнәребез тагын да киңәйде. Җәмгыятькә ирекле ярдәм күрсәтү бер юнәлеш белән генә чикләнми. Табигатькә сакчыл караш һәм аны чистарту мәсьәләләре белән шөгыльләнүче егет-кызлар пәйда булды. Казанның тарихи мирасын сакларга булышучы, тиешле чараларда катнашучы волонтерлар барлыкка килде, – диде шәһәр мэры. – «Парк каһарманнары» безнең иҗтимагый киңлекләр турында кайгырта. Мәхсус хәрби операция башлану белән меңнәрчә кеше фронтка һәм яңа төбәкләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иреклеләр хәрәкәтенә кушылды. Бу – гаять зур хезмәт һәм ярдәм чыганагы. Шәһәрнең «Ел иреклесе» премиясе башка кешеләргә, шәһәребезгә һәм илебезгә үз вакытын һәм көчен багышлаган кешеләргә рәхмәтебезне белдерү билгеләренең берсе булуы бик мөһим.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез