«Сатып алулар кимеде»: чәчәк базарында нинди вазгыять хөкем сөрә?

Һавада – баш әйләндергеч чәчәк исе. Язның беренче бәйрәмен билгеләп узарга бер атна чамасы вакыт булса да, базарлар, кибетләр аллы-гөлле лалә, башка төрле купшы чәчәк бәйләмнәренә чумды инде. Алар каян кертелә һәм чәчәк базарында нинди вазгыять хөкем сөрә? Бәйрәм алдыннан иң романтик бизнес вәкилләре белән аралаштык. 

Матурлык туганда 

Балтач районының Смәел авылындагы теплицасында бүлмә гөлләре, чәчәк үсентеләре үстерүче Илнур Латыйпов быел беренче тапкыр лалә чәчәкләре утырткан. Чөнки ихтыяҗ зур. Эшмәкәр чәчәк бизнесы белән 2012 елдан бирле шөгыльләнә. Аңа кадәр 15 сутый җирдә суган, кыяр үстергән. Хәзерге вакытта 1200 квадрат метр мәйданда иртә яздан башлап көзгә кадәр күзләрне алгы-гөлле матурлык иркәли.

– Эшемне бакча чәчәкләреннән башлаган идем. Сораучылар күп булгач, быел беренче тапкыр лаләләр утыртып карарга булдык. Мин аны яңа технология буенча, туфракта түгел, ә суда (гидропоник ысул) үстердем. Мине һәрвакыт каяндыр алып сату түгел, ә үзем җитештереп карау кызыктырды. Чәчәк бизнесында да кеременнән бигрәк, сыйфатлы, яңа продукт җитештерү процессы ошый, – ди ул.

Теләсә нинди бизнестагы кебек, авырлыклар монда да бар, билгеле. Узган ел санкцияләр кертелгәч, Европадан ала торган үсентеләргә бәяләр бик нык арткан. Үсенте, орлыкның гына түгел, барлык кирәк-яракларның бәясе 30–40 процентка кадәр күтәрелгән.

– Чәчәкнең үзкыйммәте артса да, сату бәяләрен ул дәрәҗәдә күтәреп булмый. Шуңа күрә үзгәреш җилләре чәчәк бизнесындагы керемнәрне шактый какшатты. Үземнең дә әлегә үстерү мәйданнарын арттыру уе юк. Эшебез бик күп, ел дәвамында туктап торганыбыз юк. Дөресен әйткәндә, утырып анализларга да вакыт җиткереп булмый. Моңа кадәр лалә, бүлмә гөлләре белән мәш килсәк, хәзер менә бакчада үсә торган чәчәкләргә тотынабыз. Гүзәл затларыбызга бәйрәм кәефе бүләк итәр өчен, без инде сентябрьдән үк тырыша башлыйбыз, – ди Илнур.

Ә бәйрәм кәефе инде бүгеннән сизелә.

– 8 Март бәйрәменә билгеле бер төр чәчәкне генә яратып алалар, дип әйтә алмыйм. Барлык чәчәкләргә дә өстенлек бирәләр, – ди матурлык тудыручы эшмәкәр. – Бу көннәрдә лалә белән бергә чәчәк аткан бүлмә гөлләре дә яхшы сатыла. Сатып алучылар арасында ниндидер ыгы-зыгы юк. Барысы да елдагыча тәртип белән бара, башка вакытка караганда, бәлки, активлык бераз гына арта торгандыр.

Үзеңнеке үзәктәме?

Чәчәк кибетләре тотучы Гүзәлия һәм Фаил Динмөхәммәтовлар чәчәк бизнесына 2016 елда керешә. Кибетләрен алар башта Арчада, аннан соң Кенәр авылында, күптән түгел генә Биектауда ачканнар.

– Мин – икътисадчы. Үз профессиям буенча эшләп карадым, тик күңелем аралашуга һәм матурлыкка тартылды. Кечкенә балам белән өйдә утырганда, ирем чәчәк кибете ачарга тәкъдим итте. Аларны бик яратсам да, башта куркытты, әлбәттә. Тик теләк куркудан өстенрәк булып чыкты. Беренчедән, мин аралашырга яратам, икенчедән, иҗади кешемен. Әлеге һөнәремдә шушыларның барысын да файдаланам, – ди флорист ханым. – Читтән караганда бик төшемле бизнес кебек күренсә дә, һәр эшнең үз авырлыгы бар. Ләкин кайда нәрсә генә эшләсәң дә, хезмәтеңне яратып башкарырга кирәк. Бары тик шул очракта гына уңышка ирешеп була.

Гүзәлия ханым әйтүенчә, соңгы вакытта бәйрәмнәр алдыннан халык арасында ыгы-зыгы юк. Аларның кәефенә, беренчедән, мәгълүм вакыйгалар йогынты ясаса, икенчедән, бәяләр арту да үзен сиздерә.

– Чәчәк бәяләре арткач, сатып алулар кимеде. Ул быел бигрәк тә нык сизелә. Дөресрәге, клиентлар шулай ук калды, алар якыннарын сөендерер өчен ничек тә мөмкинлек табалар. Ә менә купшылык кимеде. Әйтик, элек биш роза чәчәге сатып алучылар хәзер өч белән генә чикләнә. Шуңа күрә хәзер чәчәкләрне азрак кайтартабыз,  – ди ул.

Кибетләрендә Эквадор, Голландия, Колумбия, Италия чәчәкләре сатыла. Россия төбәкләре, Татарстан җитештерүчеләренеке дә бар.

– Соңгы берничә елда Россиядә чәчәк үстерүче эре эшмәкәрләр саны артса да, әлегә бизнес өчен кирәкле барлык товарны да җитештермиләр. Тагын шунысы бар: чит ил чәчәкләре сыйфатлары буенча яхшырак, ә менә бүлмә гөлләренең үзебездә үскәннәре әйбәт. Чөнки, урау юллар узганлыктан, чит илдән кайта торган гөлләр сыйфатын югалта башлады. Шуңа күрә миңа хәзер чит ил чәчәкләрен кайтаручылар белән дә, Россия җитештерүчеләре белән дә эшләргә туры килә. Лаләнең, мәсәлән, Россия һәм Татарстанда үскәннәрен сатабыз, чөнки алай арзангарак чыга, – ди Гүзәлия Динмөхәммәтова.

Шулай да, эшмәкәр ханым әйтүенчә, авырлыкларга карамастан, чәчәк бизнесы торгынлык кичерми. Соңгы арада Арчада гына да берничә чәчәк кибете ачылуын әйтте.

8 Мартка халык шау чәчәктә утыручы гөлләрне яратып алса, чәчәчәкләр арасында лаләгә тиңнәр юк. Быел бер данәсен 80–100 сумнан саталар. Яшьләр тыныч тоннарга өстенлек бирсә, өлкәннәр янып торган, ачык төсләрне сайлый икән.

– Соңгы елларда ир-атларның хатын-кызларга хөрмәте, игътибары арту сизелә, – ди ул. – Аралашканда ир-атның хатынына, әнисенә, яки кыз туганына, хезмәттәшенә булган мөнәсәбәтен дә тоемлыйбыз. Элек Әниләр бәйрәменә гөлләмәләрне әниләренә генә алсалар, хәзер гаилә башлыклары хатыннарын да сөендерергә тырыша. Мондый караш безне, чәчәк сатучыларны, бик куандыра, әлбәттә.

Илкүләм чәчәк үстерүчеләр ассоциациясе идарәсе рәисе Алексей Антипов сүзләренә караганда, быел чит илдән кертелгән лалә чәчәкләре бик аз һәм алар кыйммәт булачак. Хәер, мондый вазгыять Россия базарында 5-7 ел күзәтелә инде, ди ул.

– Сәбәбе санкцияләргә дә, коронавируска да, башка вагыйгаларга бәйле түгел. Чәчәкчелек тармагында импортны алмаштыру нәтиҗәсе бу, – дигән Алексей Антипов. – Россиядә лалә үстерүче берничә йөз җитештерүче бар, бу – шактый төшемле кече бизнес.

Сүз уңаеннан, Татарстанда иң күп лалә үстерүче Лилия Зәйнуллина да уңышын ел саен арттырып бара. 2021 елда ул Апастагы теплицасында 3,9 млн данә лалә үстерсә, быел Апас һәм Питрәч районнарындагы теплицаларда әлеге күрсәткечне ике тапкыр диярлек арттырырга ниятли. Шалтыраткач, үзен 10лап сатып алучы көткәнен әйтте. “Сөйләшергә дә вакыт юк, эшнең ничек барганын шуннан аңлагыз инде”, – диде ул.

Башка төр чәчәкләргә килгәндә, Россельхозбанк мәгълүматлары буенча, соңгы биш елда Россиянең төп җитештерүчеләре һәм импортерлары игътибарны роза (базарның 45 проценты), хризантема (15 процент), канәфер (11 процент), гербера (8 процент) чәчәкләре үстерүгә бирә. Ә менә язның беренче бәйрәменә махсус үстерелә торган лаләләр базарның якынча 10 процентын алып тора. Мартның беренче атнасында алар 150 млн данәдән артык сатыла. Уртача алганда бер россиялегә елына 2–3 чәчәк бәйләме туры килә.

Гомумән алганда, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, соңгы биш елда илдә чәчәк үстерү 68 процентка арткан. Әйтик, 2016 елда 200,8 млн данә чәчәк сатылса, 2021 елда бу сан 338,9 миллионга җиткән. Алексей Антипов быел да шул чама булыр, дип фаразлый. Ә менә Россельхозбанк бәяләмәсе буенча, илдә чәчәк җитештерү ел ахырына кадәр 500 млн данәгә җитәргә, ә базарда сатыла торган чәчәкләрнең 25 проценты үзебезнеке булырга мөмкин. Хәзерге вакытта бу күрсәткеч 17 процентны гына тәшкил итә.

Шул ук вакытта белгечләр чит илдән кертелә торган чәчәкләргә бәйле үзгәрешләр булачагына да игътибар итә. Әгәр соңгы дүрт елда Россиягә чәчәкләрне күбрәк Голландиядән (34 процент), Эквадордан (33), Белоруссиядән (9), Кениядән (8) һәм Колумбиядән (6,6) кертсәләр, 2023 елда кибетләрдә Россиядә, Көньяк Америка һәм Азия илләрендә үстерелгән гөлләр сатылачак, Төркия, Белоруссия, Әрмәнстан һәм Кытайдан кайтартылган гөлләмәләр артачак.

Чәчәкләр озак саклансын өчен нишләргә?

– Вазадагы суга тиеп торган барлык яфракларны кисеп алырга кирәк, чөнки аларда бактерияләр үрчи.

– Чәчәкне өзеп алганнан соң, шунда ук аны суга утыртырга кирәк. Болай эшләмәгән очракта чәчәкнең сабагында су керүне чикли торган һава бөкесе хасил була.

– Вазадагы су салкынча булырга тиеш.

– Суга шикәр салырга кирәкми, чөнки ул бактерияләр үрчетә. Аның урынына бер тамчы хлор яхшы булыр.

– Чәчәк бәйләмен туры төшкән кояш нурларыннан сакларга киңәш ителә.

Хатын-кызлар нинди чәчәккә өстенлек бирә?

Лалә – 23%

Чалма чәчәк (пион) – 7%

Мимоза – 5%

Ромашка – 5%

Роза – 21%

Башка чәчәкләр (гербера, гладиолус, ирис, калла, нәркис, ала миләүшә)  – 12%

Соңгы дүрт елда Россиягә чәчәкләр каян керә?

Голландиядән (34 процент), Эквадордан (33 процент), Белоруссиядән (9 процент ), Кениядән (8 процент) һәм Колумбиядән (6,6 процент).

Россиядә чәчәк үстерү

2021 ел – 340 млн данә

2022 ел – 400 млн данә

2023 елга фараз – 500 млн данә

Соңгы биш елда Россиянең төп җитештерүчеләре һәм импортерлары игътибарны роза (базарның 45 проценты), хризантема ( 15 процент), кәнәфер (11 процент), гербер (8 процент) чәчәкләре үстерүгә бирә.

 Чәчәк гөлләмәсенең бәясе нәрсәгә бәйле?

  1. Композициянең зурлыгына
  2. Декоратив элементларга.
  3. Гөлләмәдә нинди чәчәк булуына
  4. Гөлләмәнең катлаулылыгына.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү