Камилә Вәлиева Россия Гран-При ярышларында икенче урынны яулады

Аделия Петросян Санкт-Петербургта уза торган фигуралы шуу буенча Россия Гран-при Финалында алтын яулады.

Россиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзе төркемендә шөгыльләнүче Петросян ике программа нәтиҗәләре буенча 255,01 балл җыйды. Көмешне Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева (241,76) алды, өченче урында дөнья һәм Европа чемпионы Елизавета Туктамышева (241,61).

Россиянең гамәлдәге чемпионы Софья Акатьева (241,09) дүртенче урын яулады.


Фикер өстәү