Балтач эшмәкәре: «Ярдәм кирәкми, аяк кына чалмасыннар»

Редакциягә Балтач районының Карадуган авылында яшәүче фермер-эшмәкәр Рөстәм Исмайлов мөрәҗәгать итте. Аның мал чалу цехын 90 көнгә эштән туктатканнар икән. «Моңа кадәр дә күп каршылыклар аша уздык. Хәзер инде башка чарабыз калмады. Үзебез – кредитлар белән, сугымчыларыбыз эшсез калды», – диде ул. Ни өчен эшмәкәргә тынычлап эшләргә ирек бирмиләр? Сәбәп нидә? Ветеринария белгечләре аңа нинди дәгъва белдерә? Шушы сорауларга җавап эзләп, без Балтач районына кузгалдык.

«Эшләргә ирек бирмиләр»

Эшмәкәр-фермер Рөстәм Исмайлов безне мал чалу цехына керү юлында ук каршы алды.

– Сезгә аңлашылсын өчен, барысын да менә шушы урыннан башлыйсы килә, – диде ул, ком-таш түшәлгән җирләргә ишарәләп. – Берничә ел элек бу тирәләр тулысынча сазлык иде. Мин аны үз акчама киптердем, юл түшәдем. Моның өчен «КамАЗ» белән 200 йөк ком гына кайтартырга туры килде. Күпме акча чыгуын чамалыйсыздыр… Быел менә бу ташландык чишмәгә дә тотынган идем. Анысын эшләп бетерәсе бар әле. Әлегә күңел үсми.

Шуннан соң без, юлдан бераз эчкәрәк кереп, цехның үзенә якынлаштык. Дөресен әйткәндә, биек коймалар белән уратып алынган зур бина читтән караганда купшы коттеджны хәтерләтә. «Мал чалу цехы» дигән элмә тактасы булмаса, биредә терлекләрне эшкәртүгә бернәрсә дә ишарә ясамас иде хәтта.

– Килгән һәр кеше шакката инде аңа, – дип елмайды Рөстәм. – Барысын да үзем проектлап, үз акчама төзеп чыктым. Бу цех рәсми рәвештә 2018 елның февралендә бик авырлык белән эшли башлады. 2017 елда аны ачуга гариза язган идем. Бүген миңа нинди тикшерү органнары килә, ул чагында да шул ук кешеләр килде.

Рөстәм белдерүенчә, ул вакытта да цехны ачтыруны бер елга кадәр сузганнар. Биредә шәхси хуҗалыклар һәм фермерлар сатарга дигән малларын чалдыра. Теләкләре булганнардан итләрен сатып та алалар. Шәхсән үземнең моңа кадәр дә берничә мал чалу цехында булганым бар иде. Биредәге шартлар күргәннәреннән бер дә калышмый, киресенчә, яхшырак та әле. Бөтен территория тулысынча бетон белән капланган. Машина тәгәрмәчләрен дезинфекцияли торган махсус урыны, җылы автоюгычы, транспорт өчен бокслары бар. Тере мал белән эшкәртелгәне «очрашмый». Берсе бер баштан керә, икенчесе икенче баштан машиналарга төяп озатыла. Биналар биек. Стеналары, идәннәре тутыкмый торган материалдан ясалган. Сугымчылар малларны кул белән күтәреп, ташып йөрми. Барысы да автомат рәвештә башкарыла. Зур суыткычлар эшләп тора. Тик, эшмәкәр белдерүенчә, аңа менә шундый шартларда да эшләргә ирек бирмиләр.

– Быел 14 февральдә зур проблема килеп чыкты, – дип аңлатты безгә Рөстәм Исмайлов вазгыятьне. – Ул көнне мине Балтач районының баш ветеринары Алмаз Исрафилов чакыртып алды да: «Бүгеннән соң син ябык», – дип белдерде, ләкин нәрсә өчен икәнлеген аңлатуны кирәксенмәде. Язма рәвештә бернинди дә боерык булмады. «Меркурий» системасы аша булгач, килешү буенча миндә мал табиблары эшли иде. Дүшәмбедән алар да эшкә чыкмады. Шулай итеп, баш ветеринар теләге буенча, цех ике атна эшләмәде. Берничә тапкыр прокуратурага, район администрациясенә мөрәҗәгать иттем, ләкин булышучы булмады. Дөрес, соңыннан мин аның сәбәбен белдем. Көндәшләрем – дәрәҗәле кешеләр шул. 3 мартта эшли башлагач, минем өчен генә тагын яңа кагыйдәләр кертеп, кабат яптырмакчылар иде. Ләкин бу юлы прокуратура ярдәмгә килде. Эшләдек. Ләкин шул көннәрдән бирле монда нинди генә тикшерү органы булмады. Бик тырышып гаеп эзләсәләр дә, күпчелеге таба алмады. Чираттагы тикшерү белән августта Россельхознадзорның Татарстандагы идарәсе килде. Анысы да дөрес булмаган күрсәтмәләр язып китте. Алар бик көлке хәтта. Мәсәлән, территория тулысынча бетонланган булса да, урыны-урыны белән йомшак җир дип язган. Аннан соң, хайваннар чалынганчы бер тәүлек яши торган бинага кердек. Билгеле инде, монда тере хайваннар тора. Алар үз хаҗәтләрен үтәмичә калмыйлар. Алай булырга тиеш түгел, дип, шуңа да бәйләнделәр. Алайса, кешеләр малларына памперс кигертеп китерергә тиеш булып чыга бит? Дөресен әйткәндә, алар миңа бик мәзәк әйберләр язды. Эчке әгъзаларын эшкәртә торган бүлмәнең утына кадәр бәйләнделәр. Синең монда 98 процент эш эшләнгән, диделәр. Ә җитештерүдә 80 процент та – зур күрсәткеч. Ахыр чиктә, «кеше тормышына һәм сәламәтлегенә зыян салу» дип язып киттеләр. Ә бит кулланучылардан минем тарафка бер генә шикаять тә юк.

Нәтиҗәдә, цехны суд карары нигезендә, 5 ноябрьдә 90 көнгә эшләүдән туктатканнар. Рөстәм Исмайлов фаразлавынча, аңа районда махсус рәвештә аяк чалалар, чөнки ул – көчле эшмәкәр. Быел тендер отып, Кукмара районындагы мәктәп, балалар бакчаларын ит белән тәэмин итеп тора торган булган. Мәскәүлеләр белән дә эшли. Тик бу каршылыклар аркасында, кайбер килешүләрен ике яклап өзәргә туры килгән. Киләсе елга да дәүләт контрактларында катнашу-катнашмавы билгесез.

Районда берәү

Әлеге вакытта ул башка кешенең мал чалу цехын арендалап эшләргә мәҗбүр. Клиентлары хәзер шунда килә. Моңа кадәр Рөстәм Исмайловта эшләгән сигез сугымчының алтысы вакытлыча биредә эшли. Алар арасында бертуган Илмир һәм Илназ Сәлахетдиновлар да бар. Аларны да күреп сөйләштек.

– Мин төрле кибетләргә ит ташыйм, – ди Илназ. – Вакыт булганда мал чалырга да булышам. Рөстәм цехында безнең өчен барысы да бик әйбәт иде. Түшкәне күтәреп йөрмәгәч, өс-баш чиста, итнең сыйфаты да башка иде. Үзебез өчен дә уңайлы. Хәзер итне алучылар аның сыйфатыннан зарлана башлады. Монда тигез дә бүленми, киемгә тигәч, ит тә әшәкеләнә. Кыскасы, Рөстәмнеке шикелле мал чалу цехы районда башка юк инде ул.

Илмир Сәлахетдинов Рөстәм белән бергә 2 ел эшләгән. Егетләр әйтүе буенча, алар райондагы башка мал чалу цехында да эшләп караган, тик хуҗаның акча түләмәве сәбәпле, аннан китәргә мәҗбүр булганнар. Рөстәм Исмайлов исә аена 60–65 мең сум акча түли, диләр.

– Тизрәк үзебез эшли торган цехның ачылуын көтәбез. Әгәр һаман шулай дәвам итсә, Яңа елдан соң башка эш эзли башлыйбыз, диючеләр дә бар, – ди Ильмир.

Рөстәм Исмайлов белән эшләүче «итче»ләр дә зыян күргән. Аларның да Мәскәү белән төзегән килешүләре таркалган, чөнки башкалада нәкъ менә Исмайловның цехында чалынган ит сыйфатын сорыйлар, ди.

– Бүген фермерларга шалтыратып, ачылуымны әйтәм икән, һич икеләнмим, бөтен малларын төяп, монда китерәчәкләр. Чөнки монда чалынган итнең сыйфаты яхшы,   – ди Рөстәм.

Малларын бу цехта чалдыручы Фәнил Әхкәмовны да күреп сөйләштек. Шушы хәлләр аркасында ул Мәскәү оешмасы белән килешүен өзәргә мәҗбүр булган.

– Республика буенча бәя бирә алмыйм, әлбәттә, тик районда Рөстәмнең цехыннан да уңайрак урын юк. Беренчедән, монда суыткычлар булу яхшы. Икенчедән, итнең сыйфаты әйбәт. Иң арзан бәя һәм яхшы сыйфат аңарда иде. Башка урында чалдыргач, сыйфатка сукты. Нәтиҗәдә, продукция сату 50 процентка кимеде, – диде ул.

Көндәшлек   

Әйтергә кирәк, районда аннан башка тагын дүрт мал чалу цехы бар.

– Болай буласын белсәм, бәлки, тотынмаган да булыр идем. Башта каршы килүче булмады бит. Үз акчама эшләп чыгасымны белгәч, тагын да ныграк сөенделәр. Бу бит – район өчен яхшы инвестиция. Мин ай саен ветеринария идарәсенә акча, зур суммада салымнар түлим. Шунысы кызык: хәзер кимчелек тапкан шул ук кешеләр 2018 елда барысы да яхшы, дип язып киткәннәр иде, – дигән фикерен дә җиткерде әңгәмәдәшебез. – Минем эшләр, алар көтмәгәнчә, гөрләп китте. Бүген райондагы малларның 80 проценты минем цехта чалына. Калганнарында – 20 процент. Суясы малны кешедән үзебез барып алабыз. Бер баш малны 1 мең сумга чалабыз. Миңа кадәр ачылган башка цехларда бер килограмм өчен 10 сум алганнар. Ягъни 350 килолы үгезне чалган өчен халык 3500 сум түләгән. Эшчеләренә акча түләмәгән вакытлары да булды.

Эшмәкәр белдерүенчә, шушы вакыт эчендә ул, ярдәм сорап, кемгә генә бармаган. Тик республика күләмендәге оешмаларга мөрәҗәгать иткәч, алар районга юллый.

– Район инде, әлбәттә, үзегез чамалыйсыз…. Ахыр чиктә мин Россия Прокуратурасына: «Район прокуратурасына ышанмыйм», – дип язарга мәҗбүр булдым, – ди ул.

Рөстәм: «Мин югалып калмам анысы», – ди. Инде хәзер үк аны башка районнарга да чакыралар икән. Тик аның шулкадәр көч һәм акча керткән эшен генә калдырып чыгып китәсе килми.

– Минем республикадан тыш та эшләрлек мөмкинлегем бар. Тик монда зур суммада үз акчам, хезмәтем, күңелем, вакытым керде. Кредитлар алырга туры килде. Дәүләттән бер ярдәм алмадык. Хәтта программа буенча тиешле акчаны да ала алмадык. Шуңа күрә бер кешегә дә ышанмыйм. Кирәкми, булышмасыннар да. Эшлим мин үзем дә. Комачауламасыннар гына. Миңа башка нәрсә кирәкми. Минем хәлдә калганнар районда да, республикада да күп. Тик аларның күпчелеге көрәште-көрәште дә, туеп, кул селтәде. Мин дә арыдым, тик мин көрәшәм әле. Үз сүземне дә әйтәчәкмен. Мин – шушы авылдан. Монда әти-әнием, туганнарым яши. Үзем дә йорт җиткезә башлаган идем. Анысына да күңел үсми. Әлегә туктатып торырга мәҗбүр булдым. Мин тикшерү органнарыннан да курыкмыйм. Теләгән кеше килеп тикшерсен. Ләкин ул гадел булсын. Әйтми-нитми килсәләр дә, үз эшләрен шаһитлар каршында эшләсеннәр. Шул ук вакытта башкаларныкын да карасыннар, – дип үз сүзен әйтте яңа танышыбыз.

«Хилафлыкларны бетерсә, эшләсен»

Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин аңлатуынча, Рөстәм Исмайловка карата шикаятьләр төрле органнардан узган елның декабреннән бирле килгән. Быел августта исә алар эшмәкәр янына республика прокуратурасы карары нигезендә барган.

– Без үз күзебез белән күргәннәрне генә документка терки алабыз. Баргач, мал чалу цехында ветеринар-санитар кагыйдәләрнең үтәлмәвен күрдек. Беренчедән, чиста һәм пычрак зона аерылмаган. Икенчедән, берничә ай җыелып килгән терлек эч-башлары, калдыклары 25 тонналы зур бер суыткыч-контейнерда сакланган иде. Өченчедән, киенү-чишенү өчен аерым бүлмәсе дә юк. Кыскасы, менә шундый 15–16 пункт җыелды. Аның күзлегеннән караганда, барысы да тәртиптәдер. Ләкин безнең кагыйдәләр буенча, цехта хилафлыклар бар иде. Без дә тикшерергә үзебез теләп бармыйбыз. Республика дәрәҗәсендәге органнардан килгән дәгъвалар буенча эшлибез. Әле шушы көннәрдә генә Исмайлов мәсьәләсе буенча республика прокуроры урынбасары хат җибәргән иде. Кимчелекләр бетерелгән очракта, цехны 90 көннән иртәрәк тә ачтырырга мөмкиннәр. Бәлки, 5 февральгә кадәр эшли дә башлар әле. Хәзер безгә районга кабат чыгып тикшерергә кирәк булачак, – диде Идрис Гатин.

Шул ук вакытта ул, эшмәкәр белән район вәкилләре арасында да каршылыклар булырга мөмкин, дип фаразлый. Ләкин монысы инде Россельхознадзор эше түгел.

– Безгә анысы кирәкми. Без бары тик үз хезмәтебезне генә башкарабыз. Нәрсә күрәбез, шуны теркибез. Кимчелекләрне яшереп тә калдыра алмыйбыз. Без бит үз-үзебезгә дошман түгел. Без дә эшмәкәрнең зыян күрүен теләмибез. Ул бит балалар бакчаларын, мәктәпләрне дә ит белән тәэмин итә. Бөтен хилафлыкларны бетерсә, рәхәтләнеп эшләсен, – диде җитәкче.

Эшмәкәрнең хәле турында без Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык буенча советка да чыктык. Кызганыч, үзе рәсми төстә мөрәҗәгать итмичә безгә нинди дә булса аңлатма бирә алмауларын әйттеләр.

– Эшмәкәргә (843) 203-29-08 телефоны буенча «кайнар линия»гә шалтыратырга кирәк. Шул вакытта да гына без төгәл мәгълүмат бирә алабыз. Әгәр карар кабул ителгән икән, киләсе Совет утырышына кадәр берничә ай көтәргә дә кирәкми. Без рәсми мөрәҗәгать нигезендә берничә көн эчендә сораулар җибәреп, ярдәм итәбез. Гадәттә, җавапны тиз арада алабыз, – дип аңлаттылар.

Бу хакта Рөстәм Исмайловның үзенә шалтыратып әйттек.

Районның эшмәкәргә карата булган дәгъвасын белер өчен, баш ветеринар Алмаз Исрафилов белән дә элемтәгә чыгарга теләгән идек. Газетаны басмага тапшырганчыга кадәр шалтыратсак та, ул эш телефонын да, шәхси телефонын да алмады, язган смсларыбызга җавап бирмәде. Безнең өчен ике якның да фикере мөһим. Шуңа күрә, булган очракта,  газетаның киләсе саннарында икенче якның да җавабын бастырырга әзербез.

 

Зөһрә Садыйкова

Илдар Мөхәммәтҗанов


15 фикер

  1. Балтач эшмәкәрләре елдан-ел кими, чөнки аларга эшләргә бирмиләр. «Турысын әйткән туганына ярамаган» ди халык. Җаны-тәне белән эшенә бирелгән кешене яратмыйлар бездә, эшләгәнгә сабышып утырганнарны, ялагайларны өстен курәләр. Баштан уткәнгә әйтәм! Рөстәм бирешмәс ул, иң мөһиме — курыкмасын, «сабыр төбе сары алтын».
    Ветеринар телефонны алмагач — димәк куркак, димәк алдау юлына баскан, димәк аңа өстән шулай кушылган. Конкурентлык бар, менә шуңа аяк чалалар. Россельхознадзорга кем акчаны күбрәк бирә, шуның җырын җырлый инде алар. Дөреслек эзләп диварлар җимереп булмый, чөнки дөреслек сатыла хәзерге заманда.

  2. Семью Исмаиловых знаю давно.Глава семейства Рахимжон вместе со своими сыновьями помогал мне достраивать мой дом в Норме.Очень работящая семья.На моих глазах строили свою бойню.Сейчас это современное производство.Все оборудование современное.Чистота в помещениях.желаю семье Исмаиловых благополучия и успехов в их нелёгкой работе.Тукаев Ренат.Село Норма.

  3. Семью Исмаиловых знаю давно.Глава семейства Рахимжон вместе со своими сыновьями помогал мне достраивать мой дом в Норме.Очень работящая семья.На моих глазах строили свою бойню.Сейчас это современное производство.Все оборудование современное.Чистота в помещениях.желаю семье Исмаиловых благополучия и успехов в их нелёгкой работе.Тукаев Ренат.Село Норма.

  4. Нэрсэгэ ул бойняны япканнарын глава алмашынгач кына белербез инде,элеккеге главаларнында эшлэре хэзер генэ куренэ башлады бит!

  5. Балтачта халыкнын яшэу дэрэжэсе коннэн-кон тубэнэя бара. Эш урыннары юк.Бернинди производство да юк. Яшьлэр тилмереп квартира га зур суммада акчалар тулэп читтэ эшлэргэ мэжбур. Без дэ сукыр тугел
    Курше районнар ничек усэ матурлана эш урыннарын булдыру,.яшьлэрне читкэ жибэрмэс остендэ эшлилэр. Аны курэбез бит. Арча Кукмара мамадышны гвна карагыз. Бер атна курми торсан танымаслык булып узгэрэ. Э бездэ? Эшлим дип торган еешегэ дэ аяк чалалар
    . Ростэм районнан бер нинди ярдэмсез эш урыннары булдырган. Э дэлэт карамагвнда утыручылар барлык бизнесны уз куллары на алырлар иде.

  6. Начальсто 5 бармагын авызына тыкты инде 10сы жин да тыкмакчылар ахры. Житэр халыкка да азрак калсын

  7. Ни очен Исрафилов жаваплылыктан кача. Или анын очен жавап биручелэр, анлатучылао бармы?
    Ул узен районда алла урынына курэ кебек тоела. Бюджетта кем дэ утыра ул узен шушы егет урынына куеп карасын хэм эш курсэтсен

  8. Бу мэкалэне укыгач, миндэ кулыма калэм алырга булдым эле. Минем уйлавымча монда зур абыйларнын кулы уйный. Жырдагыча, булмый икэн булмагач остэ йонлы куллы туганын утырмагач, дип уйларга кала. Горлэп эшли торган, мал чалу цехын, юк-бар курсэтмэлэр белэн ябып кую бик кызык инде ул. Мина калса, аны япмыйча да, житешмэгэн жирлэрен эшлэп бетерергэ вакыт бирергэ була. Хэзер купме кеше эшсез, элеге жинел булмаган заманда,югыйсэ бик куанып торырга иде, кешелэр эш белэн тээмин ителгэн, дип. Яшь эшмэкэрлэргэ аяк чалырга кирэкми, аларга булышырга кирэк. Ростэм акыллым, кочле бул, Аллаhы ярдэмен бирсен!

  9. Бу мэкалэне укыгач, миндэ кулыма калэм алырга булдым эле. Минем уйлавымча монда зур абыйларнын кулы уйный. Жырдагыча, булмый икэн булмагач остэ йонлы куллы туганын утырмагач дип уйларга кала. Горлэп эшли торган, мал чалу цехын, юк бар курсэтмэлэр белэн ябып кую бик кызык хэм кызганыч, инде. Мина калса аны япмыйча да, житешмэгэн жирлэрен тозэтергэ вакыт бирергэ була. Хэзер купме кеше эшсез, хэзерге болай да жинел булмаган вакытта. Югыйсэ бик куанып торырга иде, кешелэр эш белэн тээмин ителгэн бит. Яшь эшмэкэрлэргэ аяк чалырга кирэкми, аларга ярдэм кулы сузарга кирэк. Ростэм акыллым нык, хэм кочле бул! Унышлар Сина. Аллаhы ярдэмен бирсен.

  10. Ни очен яшьлэргэ ярдэм юк сон? Кимчелек бар икэн ойрэтсеннэр. Бетерергэ ярдэм итсеннэр. Тырнак астыннан кер эзлэп йореп кенэ зш курсэтмэсеннэр житэкчелэр. Узлэре ни тели шуны эшли.грантлар кемнэргэ бирелэ сон яшьлэргэ бирергэ кирэк . Безнен районда гел бер ук кешелэр ала. Тикшерсеннэр азрак. Ул акча кая киткэн.

  11. Мин узем Балтач районыннан хэзер Казанда яшим. Уз эшемне булдырдым. Кайчандыр мин дэ туган авылымда бизнес ачмакчы булдым. Лэкин купме йорсэм дэ рохсэт алып эш ача алмадым. Авылдан китеп яхшы иткэнмен икэн шул вакытта. Бу егетне мин ботенлэй белмим. Уз коче белэн шул кадэр цехлар ачып эшли алгач башлы энергияле егеттер дип уйлыйм. Житэкчелэр именно шундый яшьлэргэ ярдэм итэргэ тиештер дэ ул. Балтач районы житэкчелэре, сезгэ уйланырга бик вакыт инде. Авылларда яшьлэр бетеп бара бит, бу авыллар бетугэ алып бара.

  12. Бу егетнен эше нэрсэ булып бетте
    . Пандемия вакытында кредитлар белэн калгач. Путин сузе дэ утэлми икэн инде. Хэзер кемгэ ышанырга. Ярдэм кирэк эзрэк булса да яшь энегияле егет бит.

  13. Пандемия чорында ярдэм дип сойли Путин. Э чынлыкта шушымы ярдэм. Бу ‘район ярдэме^

  14. Ну,Исрафилов,куркак икэнсен!! Узен борынынны чоеп,начальник булып йоргэн буласын узен…

Фикер өстәү