Актаныш ансамбле россиякүләм бәйгедә беренче урын алган

Россия пенсионерлар берлеге быел беренче тапкыр «Мин яратам сине тормыш!» дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде. Коронавирус пандемиясе аркасында аны онлайн уздырдылар. Анда Актанышның «Мирас» хор коллективының хатын-кызлар вокаль ансамбле беренче урынны алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйгенең шартлары буенча анда өлкәннәр тарафыннан җыр яздырып җибәрергә кирәк булган. Ир-егетләр ансамбленең чыгышы махсус призга ия булды, чөнки әлеге фестивальдә башка ир-атлар чыгышы булмаган», — ди районның ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев.

«Мирас» хор коллективының оешуына 12 еллап булса да, аларның башка исем астында чыгыш ясый башлауларына егерме елдан артык вакыт узган. Шушы чорда андагы кешеләр алышынса да, чыгыш ясаулары, төрле бәйгеләрдә катнашып урыннар алулары дәвам итә.

Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, районның пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров та катнашты.

Булат Басыйров җиңүче коллективның һәр әгъзасына республикадан җибәрелгән бүләкләрен — җылы юрганнарны тапшырды. Аларга алга таба да уңышлар теләде. Форсаттан файдаланып, ул, җәй айларында Россия пенсионерлар союзы аша компьютерда эшләргә өйрәтү курсларында укыган пенсионерларга сертификатларын да тапшырды.

 


Актаныш ансамбле россиякүләм бәйгедә беренче урын алган” язмасына фикерләр

  1. Мин бу егеткэ сокланам. Япь яшь килеш шундый эшлэргэ алынган. Булдыра торган икэне куренеп тора. Энем, бирешмэ. Дореслек барыбер бер оскэ чыга ул. Сезнен районда мондый егетлэр кирэк тугел икэн кил безгэ . Мин Тэтеш районыннан.

Фикер өстәү