Республиканың җиде мәктәбе Россиянең алдынгы 200 мәктәбе арасына кергән

Татарстанның җиде гомуми белем бирү учреждениесе 200 алдынгы мәктәп арасында урын алган. Әлеге белем учакларын тәмамлаучылар табигый-математика һәм инженер-техник белгечлекләр буенча әйдәп баручы югары уку йортларына уңышлы керә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, рейтингны RAEX агентлыгы төзегән.

Рейтингка Казанның 134нче лицее (17нче урын), КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицее (33), КФУның IT-лицее (47), Казанның 7нче лицей-интернаты (102), Казанның 145нче лицее (169) кергән.

Чаллының 26нчы гимназиясе – рейтингның 120нче, Бөгелмәнең 6нчы мәктәбе 163нче баскычында урнашкан.

«Рейтингта беренче урынны Мәскәүнең 1580нче Бауман инженерлар мәктәбе били. Әлеге уку йорты Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты белән тыгыз бәйләнгән», — дип искәрттеләр министрлыкта.

Рейтингка Россиянең 44 төбәгендәге мәктәпләр кергән. Аерым алганда, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсеннән – 68, Санкт-Петербургтан – 13, Свердловск өлкәсеннән – 10, Төмән өлкәсеннән – 9, Татарстан һәм Башкортстаннан җидешәр мәктәп, шулай ук Новосибирск һәм Чиләбе өлкәләрендәге белем бирү учреждениеләре.

Мәктәпләр рейтингы абитуриентларның тиешле юнәлеш буенча Россиянең 37 әйдәп баручы югары уку йортына керү статистикасына нигезләнеп төзелгән. Аны әзерләгәндә узган елда Россиянең 10 меңнән артык мәктәбен тәмамлаган 60 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысының вузларга керүе турындагы мәгълүматлар файдаланылган.


Фикер өстәү