Рейтинг рус теле һәм математика буенча имтихан нәтиҗәләре нигезендә төзелгән.
Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов рус теленнән БДИ йомгаклары буенча шәһәрнең иң яхшы мәктәпләрен атап үткән.
— Иң яхшы 10 мәктәп исемлегенә “Елена – Сервис” хосусый мәктәбе, КФУ IT-лицее, «СолНЦе”, 131нче лицей, КНИТУ-КАИ инженерлык лицее, №7 гимназия, Академик лицей, 7нче лицей-интернат,19нчы һәм 94 нче гимназияләр керде, – дигән ул.
Ризванов шулай ук математикадан БДИ йомгаклары буенча башкалабызның иң яхшы мәктәпләрен телгә алып үткән. Алар арасында – 131нче лицей, КФУ IT-лицее, КНИТУ-КАИ инженерлык лицее, 2нче лицей-интернат, 15нче гимназия, 7нче лицей-интернат, КФУ лицее, 12нче гимназия, “Елена – Сервис” хосусый мәктәбе, 19нчы гимназия.
Идарә башлыгы сүзләренә караганда, Казан укучылары өчен рус теле буенча уртача балл 72,04 тәшкил иткән. Математик буенча – 64,5 (узган елда – 60,42).
— Казан укучыларының нәтиҗәләре – илдәге уртача күрсәткечтән югарырак дәрәҗәдә. Рус теле буенча – 3,5 баллга, математика буенча – 7 баллга күбрәк, – дип йомгак ясаган Ризванов.