35 яшьлек ир пенсионер әти-әнисен үтергән

Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә пенсионер әти-әнисен үтерүдә шикләнелүче 35 яшьлек ир тоткарланган. Бу хакта 8 августта, дүшәмбе көнне, Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча идарәсе сайтында хәбәр ителде.

Сорау алган вакытта ир җинаятькә аны аңлашылмаучанлыклар этәрүен таный. Аңа ике кешене үтерүдә гаеп белдерелгән. Якын арада гаепләнүчегә кисәтү чарасы сайланачак.

Бу җинаятьне тикшерү барышы ведомствоның үзәк аппаратында контрольдә тотыла, дип билгеләп үтә «Мәскәү» шәһәр яңалыклары агентлыгы.

5 августта фатирларында кадалган һәм киселгән яралары булган пенсионерларның җәсәдләре табылган. «Федераль яңалыклар агентлыгы» билгеләп үтүенчә, мәрхүмнәрне күршеләре тапкан — ул тәрәзәдәге москит сеткасында күпләп чебеннәр утыруына игътибар иткән. РЕН ТВ мәгълүматларына караганда, ул вакытта инде ир белән хатынның үлеменнән соң бер атналап вакыт үткән булган.


Фикер өстәү