Полицейскийлар Казанда күмәкләшеп тукмашуда катнашучыларны эзли

Социаль челтәрләрдә кичә Юдино бистәсендә бер төркем яшьләрнең күмәкләшеп сугышуы турында мәгълүмат дөнья күрде. Шаһитлар әйтүенчә, конфликтта ким дигәндә 20 кеше катнашкан.

Яшьләр Карьерга берничә машинада килгән. Шул тирәдә яшәүчеләр полиция хезмәткәрләрен чакыртса да, сугыш чукмарлары хокук сакчылары килгәнче качарга өлгергән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә бу фактны расладылар.

«Хәзерге вакытта полицейскийлар конфликтта катнашучыларны һәм әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклый», — дип искәрттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.


Фикер өстәү