Казанда бишенче кат тәрәзәсеннән сабыйны ыргытуга бәйле хәлнең нечкәлекләре ачыкланган

Казанның Юдино бистәсендә котырган ирнең бер яшьлек кызын бишенче кат тәрәзәсеннән ыргытканын язган идек инде. Кызчыкны бу хәлнең шаһиты – йөк машинасы шоферы үлемнән коткарып калган.

Ул эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, тиз генә подъезд түбәсенә менеп киткән. Ир югарыдан “очкан” сабыйны тотып калган. Шулай да сабыйның кулы сынган, баш миенә зыян килгән. Бу хәлнең нечкәлекләрен “БИЗНЕС ONLINE”га Россия Эчке эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Ирина Волк сөйләп үткән.

Җанны өшетерлек хәл 7 февральдә Ильич урамындагы күпкатлы йортта булган. Йөк машинасы шоферы, шуннан узып барганда, бер баланың өзгәләнеп кычкырган һәм елаган тавышын ишеткән. Шулчак ул бишенче катта ачык тәрәзә янында игезәк ике баласын түбәнгә ыргытырга әзерләнгән ирне күреп алган.

“Машина йөртүче, ике дә уйлап тормастан, сабыйларга ярдәмгә ташланган. Кабахәтне ничек тә тынычландырырга тырышып, балаларны ыргытмаска үгетләп, подъезд түбәсенә менгән. Шулчак теге бер яшьлек кызчыкны тәрәзәдән ыргыткан. Шофер ир баланы тотып калган һәм икесе дә кар көртенә барып төшкән”, – дип сөйләп үткән Волк.
Шуннан ир үксеп елаган баланы урамнан узып баручы кемнәргәдер тапшырып, бишенче катка йөгереп менгән дә котырган атадан икенче баласын тартып алган.
Котырган ирне полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

Әлеге ир-атка 35 яшь. Өч бала атасы. Аңа карата баланы үтерү омтылышы статьясы буенча җинаять эше кузгатканнар.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, исерек ирнең күзенә янгын чыккан кебек күренгән һәм ул балаларын коткарып калмакчы булган. Хатыны, куркудан шок халәтендә калып, әле бер ай да тулмаган төпчеген күтәргән дә фатирдан йөгереп чыккан. Күршеләре әйтүенчә, соңгы вакытларда полиция хезмәткәрләре бу гаиләдә еш булгалаган. Гаиләдә ир дә, хатын да беркайда эшләми.


Фикер өстәү