Татарстанда автоинспектор сулый алмый башлаган ике яшьлек баланы үлемнән коткарып калган

“Ашыгыч ярдәм”, кар баскан юлда батып калуы сәбәпле, чакырылган урынга барып җитә алмаган.

Нурлат районында автоинспектор сулый алмый башлаган ике яшьлек сабыйны үлемнән коткарган. Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Болай булган. “Ашыгыч ярдәм”гә ике яшьлек баланың сулый алмавы турында хәбәр алынган. Табиблар шунда “очкан”, әмма машиналары юлда карга батып калган.
Инде автоинспекторлар авыру бала янына кузгалган, әмма боларының да машинасы баткан. Нурлат районы инспекторы, лейтенант Марат Хисамов, “авто”ны юлда калдырып, авыру бала янына җәяүләп киткән. Ул баланы машина янына күтәреп алып килгән һәм сабыйны әнисе, “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәре белән бергә тиз генә хастаханәгә илтеп куйган.
Шулай итеп, полиция хезмәткәренең ярдәмгә ташлануы нәтиҗәсендә сабыйның гомере сакланып калган.


Фикер өстәү