Мамадыш районында бакчадагы бассейнда 2 яшьлек кыз батып үлгән

Мамадыш районында ике яшьлек кыз бассейнда батып үлгән. Фаҗига кичә – 27 июльдә килеп чыккан.

Түбән Камада яшәүче бер хатын-кыз өч баласы белән туганнарына кунакка килгән.

Ул чираттагы ялын алып, апасы янында бераз ял итмәкче булган. Хатын-кызлар, кечкенә балаларны зурраклары карамагына тапшырып, көндез бакчага чыгып киткәннәр. Өстәвенә хуҗаларның кызына (арада иң зурына) мунчадагы мичкәләргә су тутырырга кушып калдырганнар. Ул, эш белән мавыгып, нәниләр турында оныткан. Икетуган сеңлесе – ике яшьлек кызчыкның бассейнда битен аска куеп йөзүен күргәч кенә, эшнең нәрсәдә икәнен абайлап, кычкырып җибәргән.

Тавышка суга баткан баланың әнисе йөгереп килеп җиткән. Ул сабыйга ясалма сулыш ясый башлаган. Җирле табиб килеп, “Ашыгыч ярдәм” чакырткан – бала бу вакытта комага киткән булган. Табиб, кызны үз машинасына утыртып, “Ашыгыч ярдәм” бригадасына каршы “очкан”. Юлда очрашкач, ана белән баланы махсус автомобильгә күчереп утыртканнар.

Кызганычка, сабыйны коткарып кала алмаганнар. Тикшерү идарәсе фаҗига буенча тикшерү башлап җибәргән.


Фикер өстәү