Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе, республикага чамадан тыш эсселекнең якынлашуы сәбәпле, кисәтү игълан иткән.
“29 июльдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасының урыны белән +37 градуска кадәр күтәрелүе көтелә”, – диелгән табигатьнең хәтәр күренеше турында кисәтүдә
Моңа кадәр Татарстан башкаласында һава температурасының “уйнавы” сәбәпле инфаркт очракларының ике тапкыр артуы турында хәбәр ителгән иде. Бигрәк тә тәмәке тартучыларга шундый куркыныч яный.