Рөстәм Миңнеханов Карен Овсепян белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Яңа коры җир ашлык коридоры» компаниясе башкарма директоры Карен Овсепян белән очрашты. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Үзара ярдәмләшү һәм потенциаль хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Рөстәм Миңнехановка компанияне һәм аның хәзерге икътисадый шартлардагы мөмкинлекләрен, логистика компонентын кыскача тәкъдим иттеләр.

Бүгенге көндә коры җир транспортын үстерү һәм яңа логистика чылбырлары кору бик кирәкле, дип билгеләп үтелде. Бу юнәлештә үсеш өчен югары потенциал булырга мөмкин, дип саный Карен Овсепян.

Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Алабуга» МИЗ җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.


Фикер өстәү